Әлмәт территориаль органы хезмәткәре «Элион» ҖЧҖ (Лениногорск шәһәре) өчен алкоголь продукциясе әйләнеше буенча профилактик визит үткәрде.
Контрольдә тотылучы затка законнарның төп таләпләрен аңлаттылар:
- балигъ булмаганнарга алкоголь сатуны тыю;
- озата баручы документлар һәм маркировка белән генә гамәлгә ашыру;
- сатуның билгеләнгән вакытын үтәү;
- эш көне дәвамында БДАМС системасында барлык операцияләрне теркәү мәҗбүри.
Сыраны һәм аз алкогольле эчемлекләрне «Гадел билге» системасында маркировкалау буенча таләпләр аерым җиткерелде (РФ Хөкүмәтенең 2173 нче карары).
Очрашу азагында катнашучыларга тикшерүләр, бизнес өчен кисәтүләр һәм дәүләт ярдәме чаралары турында видеороликлар күрсәттеләр.