Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Ирина Синица видеоконференцэлемтә аша Азнакайга шәхси эшмәкәр Хәкимьянов Р.Р. янына профилактик визит ясады.
Визит барышында алкоголь әйләнешенә карата мәҗбүри таләпләр аңлатылды, шул исәптән:
- БДАМС белән эшләү һәм сатуларны декларацияләү кагыйдәләре;
- тикшерүләрнең төрләре һәм ешлыгы;
- карарларга судка кадәр шикаять бирү тәртибе.
Аңлатмалар 171-ФЗ һәм 248-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә бирелде.