Әлмәт территориаль органы белгече «Татспиртпром» АҖ вәкиле белән берлектә алкоголь продукциясен ваклап сатуны анализлау, легаль алкоголь сату күләменең кимү сәбәпләрен ачыклау һәм вәзгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән чаралар эшләү максатында Азнакай районы сәүдә объектларына барып чыкты.
Сәфәр кысаларында Азнакай районының Кәкре Елга, Түбән Якәй авылларында һәм Актүбә штп. урнашкан сәүдә объектлары колачланды.
Очрашу барышында эшмәкәрләргә «Гадел билге» системасы белән эшләү, сыра кайнату продукциясенә ваклап сату бәяләренең минималь күләмен үтәү, шулай ук алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендәге закон таләпләре буенча консультацияләр бирелде.
Моннан тыш, инспекция белгече «кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормаларын, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлатты, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмати буклетлар тәкъдим итте.