Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Әтнә районында урнашкан Гарипова Р.Т. сәүдә объектында сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып, укулар үткәрде. Анда. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары, шул исәптән сәүдә кагыйдәләре нигезендә дә, аңлатылды.
Аерым алганда, сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың вывескасы һәм товарлар турында мәгълүматны рус телендә һәм алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде.
Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.