Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара районы территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Р.Ф. Нигъмәтҗанованың «Зайди» кибетендә укулар үткәрделәр.
Әлеге чара барышында сатучылар һәм эшмәкәрләр белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде, алар кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Федераль законының төп нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары яктыртылды.