Профилактик чаралар үткәрелде

2026 елның 26 июне, җомга

Алкоголь базарында хокук бозуларны булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре ведомство буйсынуындагы районнар территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектларына карата профилактик чаралар үткәрә. Барлыгы мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 145 кисәтү бирелгән, 6 профилактик визит һәм 2 консультация үткәрелгән.

Профилактик визитлар һәм консультацияләр барышында контроль астындагы субъектларга аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат бирелде.

Бизнес вәкилләренә аларның эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләр телдән аңлатылды. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда хокук бозулар ихтималына, әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чараларына һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектларга әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International