Арча территориаль органы хезмәткәре кипкән җиләк-җимеш сатыла торган сәүдә объектында семинар үткәрде.
Семинар сәүдә кагыйдәләрен өйрәнүдән башланды. Товарларны сатуга әзерләү тәртибе аңлатылды: төргәкләрнең исемен, сортлылыгын, бәясен, торышын һәм маркировканың дөреслеген тикшерү; товарның тышкы кыяфәтен, продуктларның яраклылык срокларының һәм саклау шартларының үтәлешен тикшерү, җиһазларның, инвентарьның һәм инструментның булу-булмавын һәм төзеклеген тикшерү; товар турында кирәкле мәгълүматның булуы, шулай ук рус телендә, дөрес рәсмиләштерелгән бәяләрнең булуы, товар күршелеген саклау һәм башкалар.