Күпфункцияле үзәктә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтелде

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге өлкән белгече Ирина Синица һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече Ләйсән Мәрданова Азнакай районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул иттеләр.

Әлеге чараны уздыруның төп максаты-шәһәр һәм район халкының кулланучылар буларак хокукларын яклау буенча законнар өлкәсендәге мәсьәләләр буенча грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.  

Чара барышында гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаларны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш итү тәртибе һ.б. аңлатылды. шулай ук чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча истәлекләр һәм газеталар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International