Чаллыда җәй - ял итү генә түгел, үз кулланучылар хокукларын яклау вакыты да. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре шәһәр халкына базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә даими консультацияләр бирәләр.
Күпләр таный: без үз бурычларыбызны балачактан ук беләбез, ә менә кулланучының хокуклары еш кына «ак тап» булып кала. Шул ук вакытта безнең һәрберебез көн саен бу рольдә чыгыш ясый — автобуста йөрүдән алып торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүгә кадәр.
Цифрлаштыру (авто түләүләр), товарларның сыйфаты, техника сатып алганда көчләп тагылган хезмәтләр, алмашу һәм кире кайтару кагыйдәләре, экспертиза сроклары һәм коммуналь хезмәтләр белән бәйле проблемалар аеруча актуаль. Нәкъ менә шушы темалар күптән түгел «Радужный»сәүдә үзәгендә яшәүчеләр белән фикер алышынды.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә шәхси консультацияләр һәм гамәлләрнең төгәл планы бирелде. Экспертлар теләсә нинди бәхәсне ышанычлы хәл итү өчен үзеңнең грамоталылыгыңны арттыру мөһим, дип искәртә. Очрашуда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы бирелде.