Биектау районында җирле үзидарә органы хезмәткәрләре өчен мәгълүмати-аңлату чарасы уздырдылар

2026 елның 3 июле, җомга

Казан территориаль органы белгече Россия Федерациясе законнарының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге нормаларын, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен, шулай ук товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр алганда халык очраша торган типик хокук бозуларны җентекләп аңлатты. Дистанцион сәүдә, сыйфатсыз товарларны кире кайтару, кулланучылар тарафыннан таләпләр кую срокларына һәм гражданнарга консультация бирү алгоритмына аерым игътибар бирелде.

Очрашу барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының бу өлкәдә җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгеләүче 44 статьясы нигезләмәләре турында искә төшерделәр. Күрсәтелгән статья нигезендә җирле үзидарә органнары муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатларында:

- кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карарга һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә;

- кулланучылар (шул исәптән кулланучыларның билгесез даирәсе)хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итәргә;

- кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләргә һәм гамәлгә ашырырга.

Хезмәткәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре белән мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International