Сез үзегезнең кулланучы хокукларыгызны беләсезме? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чирмешән районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Румия Сөләйманова кулланучылар базары өлкәсендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында урам акциясе оештырды.
Базар территориясендә белгеч «кулланучы әлифбасы»акциясен үткәрде. Румия Сөләйманова кулланучылар һәм сатучыларның хокуклары һәм бурычлары турындагы мөһим темаларга буклетлар таратты. Кулланучылар базары өлкәсендә хокукый грамоталылыкны арттыру-хокукый дәүләт һәм граждан җәмгыяте үсешенең нигезе ул. Хәзер тагын да күбрәк кеше катлаулы ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм кайдан ярдәм эзләргә икәнен белә.
Өстәмә түләүсез консультация, шулай ук юридик документлар (дәгъвалар, дәгъва гаризалары һ.б.) төзүдә кулланучы түбәндәге адрес буенча белгечтән ярдәм алырга мөмкин: Чирмешән авылы, Техник ур., 36.