Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чара үткәрелде

2026 елның 10 июле, җомга

Яшел Үзән территориаль органы белгече Елена сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә кулланучылар хокуклары; мошенниклык төрләре һәм ничек мошенниклар корбаны булмау»темасына семинар-консультация үткәрде. Әлеге программаның өстенлекле юнәлеше-халык белән кулланучылар грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыру буенча актив аңлату эшләре алып бару.

Белгеч сөйләгәнчә, кулланучы сатып алу артыннан барганда яки хезмәткә заказ биргәндә үз хокукларын ничек якларга, килешү төзегәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белергә тиеш. Заманча мошенниклык төрләре: товарлар сату һәм төрле хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә мошенниклык, потенциаль куркыныч Интернет-кибет билгеләре турында мәгълүмат аңлаешлы формада җиткерелде.

Шулай ук кулланучылар өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Тәтеш муниципаль районы сайтларында һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР порталында урнаштырылган мәгълүматны куллану мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Белгеч кулланучы хокукларын яклауга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Чаралар үткәргәндә барлык катнашучыларга мәгълүмати материаллар (буклетлар, белешмәләр, брошюралар) тапшырылды.

Чарада катнашучылар белгечкә рәхмәт белдерделәр, алар фикеренчә, мәгълүмат аңлаешлы формада бирелгән, ә алган белемнәр киләчәк тормышта һичшиксез кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International