Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Ирина Галимова «Табыш» ҖЧҖнең «Находка» кибете сатучылары өчен уку семинары үткәрде.
Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү иде. Бәяләрне ничек дөрес рәсмиләштерү турында фикер алыштык(бәя-офертаның бер өлеше, кибет товарны бу бәядән сатарга тиеш). Яраклылык срокларын һәм саклау шартларын контрольдә тоту турында сөйләштеләр (вакыты чыккан товарны сату яки саклау шартларын бозу - кулланучының хокукларын турыдан-туры бозу).
Чара азагында бүлек хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган тиешле брошюралар һәм буклетлар таратты.