Хуҗалык субъектлары һәм кулланучылар өчен семинарлар

2026 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.

Үткәрелгән семинарлар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.

Катнашучыларга актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International