Кулланучылар хокукларын яклау буенча викторина уздырдылар

2026 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районы Хабибуллина Р.З. сәүдә объектында акция үткәрде.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның төп маддәләре, ваклап сату - алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды 31.12.2020 № 2463. Сәүдә объектына килүчеләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белү буенча викторинада бик теләп катнаштылар. Катнашучылар бик актив катнаштылар һәм берьюлы берничә сорауга җавап бирделәр. Катнашучылар барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр алды. Аларга шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе, кулланучының җитештерүче һәм сатучы турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматка, эш режимына һәм сатыла торган товарлар (хезмәтләр) турында хокукы аңлатылды. Шулай ук катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр һәм истәлекле бүләкләр таратылды.

Исегезгә төшерәбез, бүлек хезмәткәрләре белән турыдан-туры аралашырга һәм бүлек компетенциясенә керә торган сораулар буенча тиешле консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, тел.884366 3-28-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International