ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Югары Ослан авылындагы «Порт» кибетендә сатучылар өчен укыту чарасы һәм кулланучылар өчен консультация өстәле уздырдылар. Кибет алкоголь продукциясен ваклап сатуда махсуслашкан.
Очрашуның төп максаты сатучыларның хокукый грамоталылыгын арттыру, закон бозуларны булдырмау һәм, нәтиҗәдә, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның төп нигезләмәләре һәм алкоголь продукциясен ваклап сатуга карата үзенчәлекле таләпләр җентекләп тикшерелде.
Сатучыларга сатып алучының яшен мәҗбүри тикшерү, документларны дөрес рәсмиләштерү турында аңлаттылар.
Законны белү-ул формаль бурыч кына түгел. Бу сатучыларның үзләрен һәм сәүдә нокталары хуҗаларын сатып алучылар дәгъваларыннан, штраф санкцияләреннән һәм административ хокук бозулардан реаль яклау. Бер үк вакытта бу һәр клиентның сыйфатлы товар һәм әдәпле хезмәт күрсәтү алачагына гарантия. Практика күрсәткәнчә, персоналы законны яхшы белгән сәүдә нокталары халык ышанычыннан файдалана.
Сатып алучылар өчен консультация өстәле оештырылды, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар өчен рус һәм татар телләрендә тәкъдимнәр язылган буклетлар, «Вестник потребителя Татарстанагазетасы тәкъдим ителде.