Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы халкы белән эшләү кысаларында Олы Мәшләк авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре каралды.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.