Белгечләр девизы: Татарстан кулланучысы - ул грамоталы кулланучы!

2026 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

«Грамоталы кулланучы» акциясе дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бу юнәлештә эшләрен дәвам итеп, Чаллы шәһәре кунаклары һәм халкы өчен акция үткәрделәр. Кизү шәһәрнең яңа өлешендәге «Соло» сәүдә үзәге территориясендә уздырылды.

Белгечләр кибеткә килүчеләр һәм сатып алучылар белән әңгәмә кордылар, мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тапшырдылар.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү»программа чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында буклетлар һәм брошюралар эшли. Буклетларда «кулланучылар хокукларын яклау турында»07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы маддәләреннән өзекләр бар.  Законның кысылган интерпретациясе кулланучыга үзен кызыксындырган мәсьәлә буенча тиз арада җавап алырга һәм куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә. Сатып алучыларның, шәһәр халкының һәм кунакларының уңай кәефе, грамоталы белгечләр-нәтиҗәле эшнең нигезе. Һәркемгә кулланучылар базары өлкәсендә кызыксындырган сораулар буенча квалификацияле җавап бирелде.

Мондый акцияләр шәһәрнең башка микрорайоннарында да, шулай ук Чаллы территориаль органы карамагындагы районнарда да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International