Күп функцияле үзәктә консультация өстәле оештырдылар

2026 елның 24 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гөлчәчәк Гафиятуллина кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча КФҮда кизү торды.

Чара барышында халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы сораулар бирде. Гражданнарга сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәткәндә кимчелекләр ачыклануга бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру тәртибен һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлаттылар. 

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International