Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Флорит Минһаҗев Актаныш базарында сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш сатучылар һәм сатып алучылар өчен семинар үткәрде. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне сайлаганда бозылу, механик зарарлану билгеләренә аерым игътибар бирергә һәм игътибарлы булырга, сатыла торган продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы контрольдә тотыла торган санкцияләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алырга кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тупланган мәгълүмат буклетлары һәм белешмәләр таратылды.