Татарстанда эремчек һәм каймакны дегустацияләделәр

2026 елның 29 июле, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчек һәм каймак - социаль әһәмиятле продуктлар дегустациясе узды. Аларны халыктан сораштыру нәтиҗәләре буенча сынаулар өчен сайлаганнар. Дегустация комиссиясе экспертларына 10 эремчек (5%) һәм 8 каймак (20%)үрнәге тәкъдим иттеләр

Продуктларның файдасы

Каймак составында җиңел үзләштерелә торган кальций, пробиотиклар, А, Е, К2 һәм В4 витаминнары (холин) бар, ә аның составындагы майлар майда эрүчән витаминнарны үзләштерергә ярдәм итә.

Эремчек — аксым (сыворотка һәм казеин), кальций, фосфор, В төркеме витаминнары, селен чыганагы; аерым төрләре пробиотик потенциалга ия.

Тикшерүләр нәтиҗәләре

2025 ел нәтиҗәләре буенча хокук бозулар тикшерелгән каймак атамаларының 23,8% на һәм эремчекнең 23,9% на тапканнар (ГОСТ 31453 2013 һәм ТР ТС 033 / 2013 тәңгәл килмәү).

2026 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аккредитацияләнгән лабораторияләр белән берлектә эре сәүдә челтәрләреннән 50 партия эремчек һәм 20 төрле каймак тикшергән. Продукциянең күп өлеше сыйфатлы һәм куркынычсыз — әмма хокук бозулар ачыкланган:

- сөт маен үсемлек мае белән алмаштыру;

- майлылыкны киметү;

 дөрес булмаган маркировка;

- кайбер җитештерүчеләрнең эремчегендә тыелган микроб трансглютаминаза (мТГ, «ит җилеме») ферменты булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International