Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара муниципаль районының «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрде.
Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 декабрендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
01.09.2026 РФ Хөкүмәтенең 2026 елның 30 маендагы 657 номерлы карары гамәлгә керәчәге турында мәгълүмат җиткерелде.
Чарада катнашучыларның барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы нөсхәләре, кулланучылар өчен белешмәләр таратылды.