Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты белән берлектә Бөгелмә муниципаль районының «Радуга» үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәр А.Н.Н. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан «Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучыларының кулланучылар белемен арттыру буенча чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылының "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрделәр. Яшьләрнең дә, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә куллану культурасын арттыру аеруча мөһим. Законнарны яхшы белү аларны үтәүдә ачык чагыла.
Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре тарафыннан кулланучылар өчен Чистай муниципаль районы КФҮ ДБУда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Чирмешән муниципаль районы кулланучылары һәм эшмәкәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь базары өлкәсендәге сораулар буенча күчмә чаралар үткәрде.
Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әлмәт муниципаль районының сәүдә, куллану хезмәтләре һәм эшкуарлыкны үстерү бүлегенең баш белгече Айдар Насыйров һәм Әлмәт, Зәй, Лениногорск шәһәрләрендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлегенең баш белгече белән берлектә, Әлмәт шәһәренең зур сәүдә үзәгендә кулланучылар өчен чара үткәрде.
«Сыйфат атналыгы»на багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты тарафыннан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырылды.
Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Васильев икмәк заводы» фирма кибетендә булдылар.
«Васильев икмәк заводы» - Татарстан Республикасының икмәк-булка һәм кондитерлык әйберләре җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләренең берсе, аны Васильевоның визит карточкасы дип тә атыйлар. Завод 80 төргә якын эшләнмә чыгара, гадәти икмәктән алып төрле тәм — томнарга кадәр.
Сатып алучы тиешле яки тиешле булмаган сыйфатлы товарны кайтарганда, ә сатучы аны объектив һәм объектив булмаган сәбәпләр аркасында кабул итүдән яки алмаштырудан баш тартса, сатып алучы белән сатучы арасында конфликтлы очраклар килеп чыга. Кызганычка каршы, сатып алучыларның күбесе озакка сузылган конфликт килеп чыкса, «читкә китәргә» һәм эшне ахырына кадәр җиткермәскә тырыша, бигрәк тә товарның бәясе артык зур булмаса.