Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, КФҮнең Минзәлә филиалында кизү тору үткәрде.
Бүген, ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чистай авыл җирлегенең Луч поселогында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы үткәрде.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн беренче тапкыр 1983 елда, БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау буенча Берләшкән Милләтләр оешмасының җитәкче принциплары» дигән документ кабул ителгәч билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча күчмә чаралар комплексы үткәрде.
2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Апаз авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
2021 елның 15 мартында «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә Алексеевск штбнең күп функцияле үзәге бинасында кизү тору оештырды.
2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Намус плюс» ҖЧҖ кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар-укулар оештырды. Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының һәм Хөкүмәтнең 31.12.2020 елгы №2463 карарының төп моментларына аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Казан территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына чыгу кысаларында, кулланучылар белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясе үткәрелде.