Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен профилактик чаралар уздыру кысаларында, Әлмәт территориаль органы белгече Азнакай районының сәүдә нокталарында укыту чаралары уздырды.
Әлеге чараларның төп максатлары үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- бизнес вәкилләрен кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләренә өйрәтү;
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районында автозапчастьлар сатучы шәхси эшмәкәр Шәйхиева А.Ф. сәүдә объектында сатучылар өчен уку семинары үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен сатучыларга җиткерү - чараның максатчан юнәлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ел башыннан халык белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча актив эш башладылар. Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә кулланучылар өчен, сәүдә нокталарын әйләнеп узып, акцияләр уздыралар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәдә «Порт-Маркет» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту чарасы уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәр кысаларында территориаль орган башлыгы районның товарларны ваклап сатучы сәүдә объектларында булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районының Түбән Көек авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Берничә көн элек ул сатучыга гарантияле ремонтка электр фенын тапшырган. Аннары ул ремонт белән ашыктым дип уйлый һәм сатучыга башка таләп - тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итә. Ләкин аңа акчаны кире кайтарудан баш тартканнар, чөнки товар инде сервис үзәгенә җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче, сатучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Кулланучы сүзләренчә, сатып алганнан соң бер атнадан аның кул сәгате туктаган. Сатып алучы сатучыга акчаны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин аңа ремонт кына тәкъдим иткәннәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районының Ташкичү авылындагы «Центр-2» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә семинар үткәрделәр. Биредә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла.