Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы буйсынуындагы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую срокларын һәм башкаларны аңлату максатында чаралар үткәрә.
Атна саен Әтнә районы үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе уза. Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, һәвәскәр бакчачыларның продукциясен сатып алырга мөмкин. Биредә казылык эшләнмәләре, сырлар, сыер ите эшләнмәләре, кош ите, ит эшләнмәләре, балык, яшелчә, бал, җиләк-җимеш һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш районы Ветераннар (пенсионерлар) йортында өлкән буын өчен укыту чарасы үткәрде. Очрашу барышында тыңлаучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм законнардагы үзгәрешләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәүче белгече Гүзәл Гайнуллина укытучы белән бергә Буа муниципаль районының Түбән Наратбаш мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча класс сәгате үткәрделәр.
Хәзерге вакытта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү гражданнарның тиешле хезмәтләргә ихтыяҗы арту сәбәпле киң тарала бара. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Чишмә чәчтарашханәләренең берсендә семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Спас районында яшәүчеләрдән сатып алынган аяк киеме сыйфатына карата берничә мәртәбә шикаятьләр килде. Бу уңайдан безнең белгеч Болгар шәһәрендәге аяк киеме кибетендә консультация өстәле оештырды, анда кулланучыларга товарда җитешсезлекләр табылганда аларның хокуклары аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Казан шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар үткәрде. Сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.
Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Алексеевск районының күп функцияле үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Олы Мишә авылында шәхси эшмәкәр Ф.Т. Хәкимова кибетендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты.