2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
22.09.21 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре вак көнкүреш техникасы, савыт-саба, көнкүреш химиясе товарлары һәм хуҗалык товарлары сатучы «Уңыш» ҖЧҖ сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.
2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина ZOOM платформасында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «М.М. Мансуров исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Олы Кукмара урта мәктәбе» МББУнең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемен күтәрү буенча дистанцион дәрес үткәрде.
2021 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Пионерская һәм Ак. Кирпичников урамнары киселешендә урнашкан «Анчар» ҖЧҖнең сәүдә рәтләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында (Вишневский ур., 10 йорт) чара үткәрде.
Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында " 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру.
Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып баралар.
Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре «Комсомольск» базарында кизү тордылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Хыял» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.
Кулланучылар хокуклары - кеше хокукларының аерылгысыз өлеше, ә аларны саклау - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Бу өлкәдә законнар даими камилләшә, хокукый яклауның яңа механизмнары барлыкка килә.
2021 елның 15 сентябрендә «Затлы» сәүдә үзәгендә урнашкан Әтнә районы З.Т. Минашаева шәхси эшмәкәрнең сәүдә ноктасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре югарыда күрсәтелгән эшкуар тарафыннан җитештерелә торган продукциягә күргәзмә-тәкъдир итү оештырды. Күргәзмәнең төп максаты - район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру.