2024 елның октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча һәм Кукмара районнары буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә легаль булмаган алкоголь продукциясен сату каналын яптылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектында алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 75 шешә (87 литр) тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Л.» кафесында физик затларның алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар.
Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 229 шешә (118 литр) тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «А» кафесында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 20 шешә (12,6 л) тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачык төстәге сыеклык тутырылган, 99 мл күләмендәге, 55 сумлык антибактериаль эффектлы куллар өчен «Чиста альфа» - тоник этикеткасы булган ике пыяла флаконны законсыз сату факты ачыкланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан фатирдан физик затның спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми саны 4 шешә (6,4 литр) тәшкил итә.
Оператив-эзләү чаралары кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, агымдагы елда гражданнарның спиртлы продукциясен законсыз сатуларының 5 очрагын ачыклады, шул исәптән Дусай авылында 2 факт, бер факт Иске Вәряш буенча, Уразмәт, Рус авылларында.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Зәй районы авылларының берсендә 0,5 л күләмле пыяла тарада спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Эш материалын төзегәндә «сатучы» үз теләге белән тагын өч литр күләмендә төссез спиртлы сыекча булган ун литр сыйдырышлы шешә тапшырды.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә хәмер эчемлекләрен тыелган сәгатьләрдә сатулары турында гариза килде. Мөрәҗәгать итүченең бар эшләвен раслаучы видеосы һәм чегы да бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2022 елның 24 августында 07 сәгать 40 минутта үткәргән күчмә тикшерү барышында, бу кибеттә алкогольле продукция сату факты билгеләнмәгән. Шуның белән бергә сәүдә объекты эшли. Эш режимы турында мәгълүмат юк иде. Алкогольле продукция витриналарга һәм суыткыч җиһазларына куелган, бәяләре күрсәтелгән. Алкогольле продукциянең сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк, моны фото һәм видеоязма материаллары раслый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер шәхси йорттан 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Эш материалын төзү барышында пенсионер спиртлы сыеклык салынган тагын өч литрлы банканв үз теләге белән бирде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.