Әгерҗе үзәк китапханәсендә урта буын вәкилләренең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Лилия Гуляева белән танышу очрашуы булды. Җанлы әңгәмәдә кулланучыларның хокуклары ачылды, дәгъваларны рәсмиләштерү кагыйдәләре тыңлаучылар игътибарына хокук бозуларның мисаллары тәкъдим ителде, аларны хәл итүнең нәтиҗәле ысуллары тикшерелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре яшь буынны товарлар һәм хезмәтләр базары белән аңлы рәвештә хезмәттәшлеккә әзерләү өчен актив чаралар күрә. Гомуми белем бирү программалары кысаларында Кулланучылар хокукларын өйрәнү өчен ешрак урын бүлеп бирелә.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районының Новоникольск һәм Иске Михайловка торак пунктларында кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрделәр.
Күчмә очрашулар кысаларында белгечләр гражданнарга һәм җирле сәүдә нокталары вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырдылар, шулай ук республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенең бәяләре һәм ассортименты мониторингын уздырдылар.
Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Өлкәннәр ярминкәләргә бик теләп йөриләр һәм арзан бәядән яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче хуҗалык итүче субъект өчен семинар-уку үткәрде.
Пол Брайнет әйткәнчә, «Җиңү теләге мөһим түгел — ул һәркемдә бар. Ихтыяр һәм җиңүгә әзерлек мөһим!»
2021 елның 21 мартында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Туган телләр елы кысаларында Казан ат-спорт комплексы территориясендә узган Нәүрүз, төрки һәм иран халыкларының язгы көн белән туры килгән Яңа ел бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары чарасында катнашты.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылында тулы бер чаралар комплексын үткәрде. Чараларның төп максаты – район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белемле булу дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләргә) заказ биргәндә игътибарлырак булырга, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.
Ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» муниципаль автоном учреждениесендә ял итүче хезмәт ветераннары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре белән очрашты.