ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районына юл тоттылар. Белгечләр Минзәлә шәһәренең сәүдә нокталарында кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен профилактик чаралар үткәрделәр.

Тэги: Сыйфат атналыгы

2025 елның 11 ноябрендә, Сыйфат атналыгы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге һәм Роспотребнадзор белгечләре «КамЭль» кафесында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр Ләлә Шәрәфетдинова өчен семинар үткәрделәр.

Тэги: Сыйфат атналыгы

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Строймаг» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Чараның төп максаты-сатып алучыларга гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү һәм кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.

Тэги: Сыйфат атналыгы

11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы Россиядә 2025 елның 10-16 ноябрендә уздырыла, ә сыйфат көнен 13 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Чараның девизы - Россия-сыйфат билгесе булган ил. 

Тэги: Сыйфат атнасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Әлмәт районының Сәүдә бүлеге хезмәткәрләре Күп функцияле үзәктә кулланучылар өчен консультация оештырды. Чара ел саен ноябрь аенда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында узды. Экспертлар килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау, товарлар һәм хезмәтләр җитешсезлекләрен ачыклаганда гамәлләр тәртибе, дистанцион сатып алуларның гарантияләре һәм үзенчәлекләре турында хәбәр иттеләр. 

Тэги: Сыйфат атналыгы

7
ноябрь, 2025 ел
җомга

Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы - 10-16 ноябрьдә, ә сыйфат көне 13 ноябрьдә узачак.

Сыйфат көне девизы: Россия — сыйфат билгесе булган ил.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге 2025 елның 13 һәм 14 ноябрендә 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Бөтендөнья сыйфат атналыгына һәм кулланучылар хокукларын яклауга багышланган мәсьәләләр буенча «кайнар линия» үткәрә.  

Тэги: Бөтендөнья сыйфат көне

11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын күтәрү, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сүз бит кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучылар ихтыяҗларының һәм өметләренең канәгатьләнү дәрәҗәсе турында да бара.

Тэги: Сыйфат көне

14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесендә Россиядә традицион рәвештә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. 1995 елдан башлап, бу дата туры килгән атна Европа сыйфат атнасы дип атала. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнар территориясендә сыйфат мәсьәләләренә багышланган чаралар үткәрделәр.

Тэги: Сыйфат атналыгы

13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын арттыруда, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыруда. Чөнки сүз кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучыларның сораулары һәм өметләре канәгатьлек дәрәҗәсе турында да бара.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

2023 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде.

Тэги: Сыйфат атналыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International