ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

«Мин – яшь кулланучы» – Түбән Кама муниципаль районы 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучылар өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, әнә шундый девиз белән сыйныф сәгате узды.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне – җәмгыятьтә яшәүнең бер генә аспектына кагыла торган агарту чарасы. Әмма бу аспект бик тә мөһим, чөнки барлык кешеләр диярлек көн саен кулланучы ролендә катнаша.    


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан чаралар үткәрү кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде һәм шәхси эшкуар Л.И. Дәүләтшинаның ваклап кием-салым сатыла торган «XL» кибетендә кулланучылар өчен консультацияләр үткәрелде. Чараның төп юнәлеше – сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.


13
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, 2020 елның 12 нче мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексын үткәрде.

12  нче март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Алексеевск бистәсендәге күпфункцияле үзәктә булдылар, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International