Дистанцион сәүдә товарларны ваклап сату формаларының берсе, аның традицион кибет сәүдәсеннән аермасы булып сатучы һәм кулланучы арасында булган аралык тора. Шулай итеп, сатучы белән сатып алучы арасында шәхси элемтә булмый, ә сатып алучы товарларның рәсемнәре һәм текст тасвирламасы нигезендә сатып ала, шуңа күрә теләсә кайсы онлайн-кибетнең нигезе ул – сайт.
Дөньядагы эпидемиология халәте белән бәйле рәвештә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләрдән тыш сату объектлары ябылды. Кибет һәм базарларда сәүдә итү туктатылды. Теге яки бу товарны кулга тотып карап сайлау мөмкинлеге булмаганда кулланучыларга нишләргә?
Бу вакытта безгә ярдәмгә читтән торып сатып алу алымы килә. Интернет-кибетләр өчен, аннан сатып алынган товарларны китереп бирүчеләр өчен бернинди дә чикләүләр юк.
Әле күптән түгел генә кыйммәтле металл яки алтыннан эшләнгән товарларны кире кайтару мөмкин түгел иде. 1998 елның 19 январендә кабул ителгән Карар исемлегенең 9 нчы пункты нигезендә, техник характеристикасына катнашы булмаган очракта кыйммәтле металл һәм эшкәртелгән кыйммәтле ташлар кире кайтарылмавы күрсәтелә.