Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Н. сатып алынган орлыкларның сыйфатына шикаять белән телефон аша мөрәҗәгать итте. Февраль башында ул базарда борыч орлыгы сатып алган, орлыкларны тартмага утырткан, ләкин хәзерге вакытка кадәр алар үсенте бирми икән. Сатып алучыда орлыкларның сыйфатсыз булуына карата шик туган. Кулланучыга әлеге категориядәге товарны сатып алу буенча тәкъдимнәр бирелде.
Ни чәчсәң, шуны урырсың дигән әйтем тирән мәгънәле. Елның нәкъ менә шундый чоры җитте, яз килде, сыйфатлы утырту материалын сайлау мәсьәләсенә җитди якын килергә кирәк һәм шул чакта гына көз мул уңыш белән сөендерәчәк. Бакчачылар алдында сайлау гади түгел: орлыкларны кайдан сатып алырга, нинди сортларга өстенлек бирергә, ничек дөрес сайларга? Яз көне бу товарларның тәкъдиме ихтыяҗдан артып китә башлый. Җир асты кичүендә, азык-төлек кибетендә, базарда сатылалар, һәм бакча күршебез дә үз орлыклары белән бүлешергә мөмкин, чыннан да, сайлау гади түгел.
21.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече "Унисем” сәүдә комплексында кизү торды.
Анда ул сатып алучылар, эшмәкәрләр, сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.
Бакчачылар февраль ае уртасыннан җәйге сезонга әзерләнә: үсентеләр үстерү өчен орлыклар сайлый башлый. Бу төр товар бүген кыйммәт тора, шуңа күрә орлыклар сатып алганда берничә кагыйдәне белү комачауламас.
Яз җиткәч тә, бакчачылар җир эшләренә керешүне түземсезлек белән көтә башлый. Шул вакытта орлыклар сыйфатына кагылышлы соралар да туа.
Орлыклар, үсентеләр сатып алганда пестицидлар һәм агрохимикатлардан башка булмый, әлбәттә. Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә бу вакытта кулланучылардан урынлы сораулар килә башлый: үсемлекләр өчен булган препаратлар сатып алганда нинди мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк?