ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Интернет-кибетләрдә товарларны дистанцион сатып алганда кулланучы һәм сатучы (интернет-кибет) арасында товарны сатып алу-сату буенча мөнәсәбәтләр барлыкка килә, алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән көйләнә.

Күпчелек очракта сатып алучы сатып алган товарны сатучы (интернет-кибет) транспорт компанияләре (курьер хезмәтләре) хезмәтләре ярдәмендә китерә. Шул ук вакытта, мондый хезмәтләргә заказчы булып сатучы (интернет-кибет) тора, чөнки аның һәм транспорт компаниясе (курьер хезмәте) арасында кулланучыга товар китерү белән бәйле хезмәтләр күрсәтү буенча килешү төзелгән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә товарлар сатып алу, хезмәт кхрсәтүләргә заказлар бирү гадәти күренеш булып тора.  Онлайн-шоппинг кибеткә чыгып товарлар эзләп йөрегәнгә караганда уңайлырак һәм тизрәк.  Интернет заказлар өчен банк картасыннан файдаланып та, акча белән дә түләп була. Онлайн-кибетләрдә сатып алуның тагын бер өстенлеге – анда товарлар арзанрак. Ләкин, челтәрдә сатып алуларның кхпсанлы уңай якларыннан тыш, тискәре яклары булуны да истән чыгармаска кирәк. Мисал өчен, сайланган товарны кулга тотып карап булмый, мошенникларга очрарга мөмкин булуны да онытмагыз, кайберәүләр сыйфатсыз товар тәкъдим итәргә, икенчеләре фейк булырга, өченчеләре исә банк карталары турында мәгълүмат аучылары булырга мөмкин.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау интернет сатып алу

28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Дөньядагы эпидемиология халәте белән бәйле рәвештә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләрдән тыш сату объектлары ябылды. Кибет һәм базарларда сәүдә итү туктатылды. Теге яки бу товарны кулга тотып карап сайлау мөмкинлеге булмаганда кулланучыларга нишләргә?

Бу вакытта безгә ярдәмгә читтән торып сатып алу алымы килә.  Интернет-кибетләр өчен, аннан сатып алынган товарларны китереп бирүчеләр өчен бернинди дә чикләүләр юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International