Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Канцлер» кибетендә сатучы өчен семинар–уку һәм кулланучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Менә мәктәп чоры да килеп җитте, димәк, уку елы дәвамында канцелярия товарларын традицион рәвештә сатып алу зарурлыгы туа. Һәр мәктәпнең әлеге товарларга карата үз таләпләре бар, чөнки бала өчен барлык әйберләрнең сыйфатлы булуы бик мөһим: каләм акмасын, дәфтәрләр яхшы сыйфатлы булсын, ә пластилин кулга ябышмасын.
Хәзерге вакытта кибетләрдә канцелярия товарларын сайлап алу шундый төрле ки, кибеткә кергәч, күзләр камаша. Дәфтәрләр һәм блокнотлар төрле размерда һәм төсләрдә, каләм һәм карандашлар, буяулар һәм фломастерлар, альбомнар һәм буяулар, китаплар һәм уку әсбаплары киң ассортиментта, аларр арасында үзебездә җитештерелгәннәре дә, чит илнекеләр дә бихисап. Алар барысы да күз карашларын үзенә тартып тора.
Уку елы башланырга ике атна кала җанлы хәрәкәт башлана. Канцелярия кирәк-яракларына ихтыяҗ яңа уку елы якынлашу белән бәйле. Әти-әниләр, әлбәттә, моны аңлап, июль яки август башында кирәкле әйберне сатып алып, үз балаларын укуга әзерләргә тырышалар. Ажиотаж канцелярия кирәк-яраклары тирәсендә генә түгел, дәреслекләр, решебниклар, контур карта һәм атласлар, эш дәфтәрләре, портфельләр, сумкалар тирәсендә дә барлыкка килә.