Техник яктан катлаулы товар - ул озак кулланылышта булган кулланучылар товары, ул катлаулы эчке җайланмага ия һәм төрле энергия ресурсларын кулланып, югары технологик дәрәҗәдә куллану функцияләрен башкара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2022 елның 18 июлендә Чистай муниципаль районы Яңа Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан «Техноград» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар - укулар оештырылды.
Еш кына телдән консультацияләр барышында, кулланучылар сыйфатлы товарларны кире кайтару турында сорау бирәләр.
Күпләр бер санны истә калдырырга күнеккән - 14 көн. Һәм, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы кысаларында, аны еш кына барлык очракларда да кулланалар.