Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә халык өчен төрле чаралар оештыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының Урта Курса авыл җирлеге гражданнары белән очрашты. Чара барышында тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алуга һәм аларда җитешсезлекләр табуга бәйле мәсьәләләр һәм тиешле сыйфатта булган товарларны алмаштыру сроклары каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстанның Биектау һәм Лаеш районнарының авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итте. Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алганда һәм канәгатьләнерлек булмаган хезмәтләр алганда кулланучыларның хокуклары, шул исәптән дәгъва бирү сроклары һәм продукцияне алмаштыру процедурасы аңлатылды.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе аерым каралды.
Әтнә районының Түбән Көек авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь әйләнеше мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Аны Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде. Халык техник яктан катлаулы көнкүреш техникасын, аяк киеме, мебель һәм башка товарларны кире кайтару турында сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларга тулы җаваплар һәм киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучыларны «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм файдалы белешмәләр белән тәэмин иттеләр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы белгече Алсу Хөснетдинова Түбән Ослан районы Башкарма комитетында очрашу үткәрде. Тема халыкны кулланучылар хокукларын яклау буенча агарту булды.
Иске Чүриле авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы халык белән очрашты.
Очрашуда сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру, эшне башкару срокларын бозу, Кредитлау вакытында өстәмә хезмәт күрсәтүдән баш тарту мәсьәләләре каралды. Бирелгән барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.
Чистай районының Четырчи авылында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Территориаль орган хезмәткәрләреннән халык төбәк кулланучылары хокукларын яклауда ведомствоның роле турында белгән. Бер авыл кешесенә тәрәзә кую тоткарланган очракта хокукларын аңлаттылар: ул яңа сроклар билгели ала
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Кобәк авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Күчмә чара барышында сәүдә өлкәсендәге сораулар, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында сүз барды.
Теләче районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә һәм Әтнә районының Кышкыл авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итүләр узды. Чараларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде.
Балтач муниципаль районының Смәил авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте. Алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләштеләр.