Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә шәхси эшмәкәр тарафыннан, спиртлы эчемлекләрне сату чикләнгән вакыттта алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды. Законнарны бозуга бәйле рәвештә, РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материалы карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге хезмәткәрләре авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә алкогольле продукцияне (сыраны) ваклап сатуны оештырганда гамәлдәге закон таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында эшмәкәр товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының сыраны БДАМСта исәпкә алмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сатуын ачыклады. 300 литрдан артык 20 төрле сыра законсыз әйләнештән алынды.
Бөтен ил өчен алкогольне кичке 23 сәгатьтән иртәнге 8 сәгатькә кадәр сату тыела дигән кагыйдә гамәлдә. РФ кайбер субъектларында хәмерне сатып алу рөхсәт ителми торган вакыт аралыгы арттырылган. Татарстан Республикасында бу 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр. Тик, кызганычка каршы, кайбер хуҗалык итүче субъектлар бу тыюны үтәми.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече белән берлектә, контрольлек чаралары барышында гражданин тарафыннан спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды һәм аңа чик куелды. Барлыгы 3,5 литр продукция хуҗасыннан алынды. Әлеге факт буенча Аксубайлының гамәлләрендә РФ КоАП 14.17 ст.1 өлешендә каралган хокук бозу билгеләре карала. Тикшерү эшләре бара.
Бәйрәм көннәрендә, 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге юнәлешләр буенча контрольлек чаралары үткәрде
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы кибетләренең берсендә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Сатучы бу гамәлене «аз хезмәт хакы булганга, акча эшләргә теләгән идем», дип аңлатты. Шәхси эшмәкәр аңлатмасыннан күренгәнчә, әлеге категория товарның үз кибетендә сатылуы турында ул белмәгән.
Зәй муниципаль районы территориясендә полиция хезмәткәрләре, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклау максатыннан чыгып, системалы рәвештә контрольлек чаралары үткәрәләр, шул исәптән гражданнар тарафыннан спиртлы продукцияне законсыз сату фактларын да ачыклыйлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Аксубай муниципаль районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка, БДАМС кулланмыйча сыра сату факты билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урынына барып кайтты. Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты расланды. Сатучы чираттагы клиентка спиртлы сыеклыкны «уңышсыз» сатудан бик канәгать түгел иде.
Әлмәттә ике кибет хуҗасыннан 107 литр законсыз спиртлы эчемлек тартып алынган. Сатучылар кирәкле документлар һәм лицензиядән башка гына продукцияне ваклап сатканнар.
2021 елның октябрендә лицензиясез алкоголь сатуның 2 очрагы ачыкланды.