Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, оператив-эзләү чаралары кысаларында, Мөслим районы Иске Чакмак һәм Үрәзмәт авылларында спиртлы продукцияне махсус рөхсәтсез сату фактларын ачыклады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «тикшерү максатында сатып алу» чаралары барышында Сарман районындагы шәхси йортта законсыз рәвештә спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Барлыгы 75,5 литр күләмендә спиртлы продукция тартып алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында Казан шәһәренең Сыртланова урамы буенча урнашкан сәүдә объектында хокук бозу очраклары ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегеннән, авыл торак пунктлары буенча автолавка өчен җиһазландырылган «Газель» автомобилендә төрле исемдәге алкогольле продукция, аерым алганда, аракы һәм сыра ташу һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәргә карата кузгатылган материал алынды.