Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте, ул читтән килгән ярминкәләрнең берсендә юрган сатып алган. Төргәктә 100% дөя йоны тутырылган дип күрсәтелгән, ләкин өенә кайткач, ул юрганның синтепонга охшаш синтетик материал белән тутырылганын ачыклаган. Гражданка икенче көнне үк сатучыга акчаны кире кайтаруны таләп итеп мөрәҗәгать итә, чөнки юрганның сыйфаты белдерелгәнгә туры килми. Ләкин аның таләбен кире кагалар, текстиль эшләнмәләр кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел, ә сатып алучы эшләнмәнең бөтенлеген бозган.
Гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының икенче этабы тәмамланды.
Укучыларның Олимпиадага кызыксынуын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова белгечләр белән бергә ведомство буйсынуындагы районнар мәктәпләренә чыга.
Алкоголь базарында хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән «Алкоголь» оператив-профилактик чарасын уздыру кысаларында «Ачык тикшерү сатып алуы» оператив-эзләү чарасы барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлеге хезмәткәрләре авыл кибетләренең берсендә спиртлы сыеклыкны законсыз сатуны ачыкладылар. Аңлатмадан күренгәнчә, сатучы үзе җитештергән алкоголь продукциясен шәхси эшмәкәр рөхсәтеннән башка саткан, көмешкә сатып, өстәмә керем алырга карар кылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз, гарантияле ремонт вакытында башкаручы әйбергә зыян китергән бәхәсле вәзгыятьтә кулланучыларның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның җәендә хатын-кыз автомат кер юу машинасы сатып алган, сатып алганнан соң бер айдан товарда кимчелекләр барлыкка килгән. Кер юу машинасы техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кергәнлектән, сатучы аны гарантияле ремонтка алган. Кулланучының таләбе буенча, сатучы аңа тиешле срокта алмаш товар биргән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Фәнис» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрде. Монда азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла. Уку барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары аңлатылды, сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәге бинасында килүчеләргә консультацияләр биреп, күчмә чара үткәрде.
Бүгенге көндә җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, кулланучылар хокукларын яклау Законы нигезендә, аларның шикаятьләре буенча башкарма хакимиятнең тиешле вәкаләтле федераль органнарына хәбәр итәргә хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Түбәнкамалыдан сорау килде:
- Хатыныма интеренет-кибет аша сенсорлы экранлы кәрәзле телефон сатып алдым. Ләкин аның белән киңәшләшмәгәнгә күрә, телефон моделе ошамады. Яңа товарны кибеткә тапшырырга карар кылдым, ләкин, сенсорлы экранлы кәрәзле телефонның техник яктан катлаулы товарларга каравына сылтама ясап, кире кагылды. Кибет таләпне үтәүдән законлы рәвештә баш тартканмы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хәзерге яшьләрдә куллану культурасын тәрбияләү һәм товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда барлыкка килә торган төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзләрен дөрес тотуны урнаштыру максатыннан укучыларны Кулланучылар законнары нигезләре белән таныштыралар: кулланучылар хокукларын яклау темасына очрашулар, сыйныфтан тыш чаралар, факультатив дәресләр үткәрәләр.
2024 елның октябрь аенда спирт һәм алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында белешмәләр 2024 елның 01 ноябреннән 08 ноябренә кадәр автоматлаштырылган рәвештә кабул ителәчәк.