Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2025 елга контрольдәге субъектлар белән гавами чаралар (фикер алышулар) уздыру план-графигы нигезендә алкоголь һәм алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләрен тикшерү буенча Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән гавами чара үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Илфани» гипермаркетында хезмәткәрләр инициативасы белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары оештырды.
Сатучыларның барлык сораулары тиешле сыйфатлы товарларны кайтаруга, ягъни көнкүреш газ җиһазларын һәм җайланмаларын алмаштыруга кагылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Урта Аты авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен дәвам итәләр һәм кулланучылар белән очрашалар.
Татарстан Республикасы халкының куллану белеме дәрәҗәсен күтәрү, ышанычлы кулланучы тәрбияләү – мондый чараларны үткәрүнең төп максаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Алексеевск бистәсендәге «Магнит» кибетендә укыту семинары үткәрделәр.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районының Новоникольск һәм Иске Михайловка торак пунктларында кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрделәр.
Күчмә очрашулар кысаларында белгечләр гражданнарга һәм җирле сәүдә нокталары вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырдылар, шулай ук республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенең бәяләре һәм ассортименты мониторингын уздырдылар.
Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне яңа рәсми элемтә каналы — «Мах» мессенджеры ярдәмендә тизрәк һәм уңайлырак алырга мөмкин. Бу гражданнар һәм хакимият органнары арасында аралашуның мөһим мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә торган заманча ысулы.
«Мах» мессенджерыннан файдалануның төп өстенлекләре:
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйровның абыйсы – Бөек Ватан сугышы герое турында сөйләрбез.
Шакиров Фәйсал Шакир улы, 1918 елда Арча районының Иске Кырлай авылында туа. Казан шәһәрендә Рабфак тәмамлый, укытучы була. Ел ярым Арча районының Наласа авылында укытучы булып эшли. 1940 елда армиягә алына, ә көзен Дагыстан АССРның Буйнакс шәһәрендәге хәрби училище курсанты була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Эссен» сәүдә үзәгендә «Аучы – балыкчы» бүлегендә профилактик чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара шәһәрендәге «Тәмле Тамак» азык-төлек кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.