ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен ваклап сатучы Түбән Кама шәһәре эшкуары өчен чираттагы профилактик визит ясадылар. Профвизит кысаларында сәүдә вәкиленә бүгенге көндә аның эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдә булган кагыйдәләр һәм таләпләр турында сөйләделәр. 

Тэги: профилактик әңгәмә

Еш кына ыгы-зыгыда без товарны ашыгып сатып алабыз. Мисал өчен, сәүдә үзәгенең бер бүлегендә сатып алучы үзенә туры килә торган сары төстәге күлмәк тапкан. Ләкин өйгә кайткач, көзгедәге чагылышын тикшергәч, кыз күлмәкнең үзенә килешмәвен аңлый – күлмәк артык ачык төстә. Сатып алуны тәнкыйтьләп, туганнары да аның шикләрен арттыралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы Лала Мирасова сөйләвеннән:

— Минем бабам — сержант Әхмәтҗанов Рәхимҗан Нигъмәтҗан улы - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1921 елда Татарстанның Кайбыч районы Мөрәле татар авылында туа.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

8
август, 2025 ел
җомга

«Бәйрәм» кибете хезмәткәрләре белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кызыклы мәсьәлә буенча фикер алыштылар: 

- Чикләвекләрне ничек дөрес сайларга?

Кайнар линия телефонына Чаллы шәһәрендә яшәүче кеше мөрәҗәгать итте:

- Тиешле сыйфатта булмаган товарны кибеткә ничек кайтарырга? Чикләвек сатып алдым, ә ул әчкелтем, һәм начар исле булып чыкты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 06 августында Баулының төп мәйданында "Безнең ишегалды" дип аталган рухи күршелек фестивале узды. Бәйрәмгә шәһәр халкы, кунаклар җыелды.  Балалар өчен йомшак уенчыклар, аппликацияләр һәм башкалар ясау буенча мастер-класслар оештырылды.  Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева да катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Бөреле авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны күчмә кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара районының Түбән Русь авылында гражданнарны кабул иттеләр.

Мөрәҗәгать итүчеләрне кулланучылар базары өлкәсендә барлыкка килә торган сораулар кызыксындырды. Мәсәлән: гарантия срогы билгеләнмәгән очракта товарда кимчелекләр табылганда кулланучының нинди хокуклары бар; сатучының көнкүреш техникасы сатып алганда өстәмә хезмәтләр тагарга хокукы бармы? Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 6 августында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Ютазы муниципаль районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны кабул иттеләр. Чара халыкны хокукый яктан агарту һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү буенча планлы эш кысаларында оештырылды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

- Миңа нишләргә? - дип мөрәҗәгать итте кулланучы ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә. 2022 елда кибетләрнең берсендә ул, гарантия срогы җиде ел тәшкил иткән тупланма су җылыткыч бак сатып алган. Быел бак агып чыккан, шуңа бәйле рәвештә товарны сервис үзәгенә тапшырырга туры килде, ди ул. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәрендәге «АвтоЗапчасть» кибетендә эшмәкәрләр һәм сатып алучылар өчен семинар үткәрделәр. Бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина запас частьләр сату турындагы закон нормаларын аңлатты. Сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә хокукларын һәм бурычларын искә төшерделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International