«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 25.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 31 июлендәге 275-ФЗ номерлы Федераль законда алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия биргән яки аның гамәлдә булу вакытын озайткан өчен, шулай ук сәүдә объектлары яки җәмәгать туклануы объектлары урыннары саны артуга бәйле рәвештә мондый лицензияне яңадан рәсмиләштергән өчен дәүләт пошлинасын алу тәртибе төзәтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Ирина Синица шәхси эшмәкәр Карамова Ф.Г. ның «РФ Дәүләт хезмәтләре» сервисы аша бирелгән гаризасы буенча консультация үткәрде. Консультация «Инспектор» мобиль кушымтасы ярдәмендә видеоконференцэлемтә форматында үткәрелде.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Бу «Геройлар вакыты» федераль проектының аналогы. Республика программасында катнашуга 1600дән артык ветеран һәм махсус хәрби опреациядә катнашучысы теркәлгән. Өч этаплы сайлап алу нәтиҗәләре буенча укуга 45 кеше сайлап алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов махсус хәрби операция ветераны Вадим Исхаковның остазы итеп билгеләнде. «БАТЫРЛАР. Татарстан Геройлары» хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм гражданлык тормышына җайлашуга юнәлдерелгән. Бүген инспекция җитәкчесе сайлап алуда җиңүче белән очрашу уздырды. Хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Намуссыз сатучылар, җитештерүчеләр, башкаручылар яисә хуҗалык эшчәнлегенең башка субъектлары кулланучы мәнфәгатьләрен бозган очракта, һәр граждан үз мәнфәгатьләрен яклауга законлы хокукка ия. Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнары урыннарда халыкка хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
«Хезмәт кешесе» Милли премиясе Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле эшче сыйныф вәкилләрен бүләкләү өчен булдырылган. Ул эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм профессионалларның әһәмиятле казанышларын билгеләү өчен билгеләнә.
Сайлап алу критерийларына түбәндәге номинацияләр керә:
Яңа Чишмә муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Чара Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (ВКС режимында), шулай ук ведомство хезмәтләре һәм оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм кече бизнес вәкилләре катнашында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән семинарлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәрендә «Китап йорты» кибетендә хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Факел» балалар лагеренда «Грамоталы кулланучы» темасына дәрес үткәрде.
2025 елның 25 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Катнашучылар 2025 елның 6 аендагы эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.