ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева Буа районының Түбән Наратбаш авылында яшәүче Әхмәтшина Тәзкирә Фәйзрахман кызын һәм Гайнуллина Равия Бәдертдин кызын котладылар.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Алып Хан» сәүдә комплексында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык субъектлары өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укучыларның һәм яшьләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатында, Түбән Кама районының Олы Афанас мәктәбендә 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына әңгәмә үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру өчен кибет кулланучылары һәм сатучылары белән даими консультация эшләре алып баралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәгендә килүчеләргә консультацияләр биреп, күчмә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибар һәм ихтирам күрсәтеп, тыл хезмәтчәне – 92 яшьлек Наилә Абдуллина янында булды. Бу очрашу Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан узды, ул сугыш еллары сынаулары алдында совет халкының батырлыгын һәм ныклыгын символлаштыра.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

2025 елның 07 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Ватан-ана» мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс студентлары өчен мәгълүмат сәгате үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган бурычларны үтәү максатларында, Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Бу юлы белгечләр «Лаванда» чәчтарашханәсе хезмәткәрләре өчен укыту семинары оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Чираттагы күчмә кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шобан авылында үткәрделәр. 

Тэги: гражданнарны күчмә кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International