ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  шәхси составы белән дәрес үткәрде. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләмәләре тикшерелде.

2021 елның 30 апрелендә Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Совет районында урнашкан «Франт» эре сәүдә үзәге сатып алучылары һәм кулланучылары өчен консультация өстәле оештырды. Чараның төп темасы: «Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру кагыйдәләре», шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләре.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә - республикада җитештергән ликер-аракы эшләнмәләрен ачык дегустацияләү.

2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, Питрәч муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар сериясен үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Җиңү диктанты» дигән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи диктантында катнашты. Рәсми сайтта теркәлгәч, катнашу өчен Әлмәт шәһәренең 15 нче урта мәктәбен мәйданчык итеп сайладылар. Безнең хезмәткәрләр унберенче сыйныф укучылары янына эләктеләр.

Тэги: Җиңү диктанты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеевск районы кибетләренең берсендә иртәнге сәгатьләрдә сыраны ваклап сату фактын билгеләде.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Әгерҗе муниципаль районының Иске Эсләк, Девятернә, Кадыбаш авыл җирлекләрендә алкоголь базарындагы проблемалы мәсьәләләр гадәти булмаган форматта каралды. Удмуртия Республикасы белән чиктәш авыл җирлекләрендә республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен район кулланучылар җәмгыяте системасы белән генә тәэмин ителә.

Тэги: алкоголь базары торышы

Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Үз хокукларын яклау» дип исемләнгән кулланучылар өчен онлайн-конкурс оештырылды.

Тэги: бәйге

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 5 февралендәге 164-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясен гамәлгә ашыру максатларында, Яр Чаллы территориаль органы өлкән буын кешеләре белән очрашулар үткәрә. Тематик әңгәмәләр кулланучылар законнары мәсьәләләренә багышланган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның апрель аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм аның әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү автоматлаштырылган рәвештә 2021 елның 1 маеннан 11 маена кадәр башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International