ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 11 ноябрендә, Сыйфат атналыгы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге һәм Роспотребнадзор белгечләре «КамЭль» кафесында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр Ләлә Шәрәфетдинова өчен семинар үткәрделәр.

Тэги: Сыйфат атналыгы

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Строймаг» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Чараның төп максаты-сатып алучыларга гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү һәм кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.

Тэги: Сыйфат атналыгы

11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы Россиядә 2025 елның 10-16 ноябрендә уздырыла, ә сыйфат көнен 13 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Чараның девизы - Россия-сыйфат билгесе булган ил. 

Тэги: Сыйфат атнасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Әлмәт районының Сәүдә бүлеге хезмәткәрләре Күп функцияле үзәктә кулланучылар өчен консультация оештырды. Чара ел саен ноябрь аенда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында узды. Экспертлар килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау, товарлар һәм хезмәтләр җитешсезлекләрен ачыклаганда гамәлләр тәртибе, дистанцион сатып алуларның гарантияләре һәм үзенчәлекләре турында хәбәр иттеләр. 

Тэги: Сыйфат атналыгы

Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең «Пятерочка» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына гражданканың район кибетләренең берсендә вакыты чыккан алкоголь продукциясен сатып алуы турындагы тикшерү материалын тапшырганнар. Сатып алучы бер шешә сыра сатып алган, соңрак, кибетне полиция хезмәткәрләре караган вакытта, шулай ук яраклылык вакыты чыккан бер шешә күләмендә шундый ук сыра алынган. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

«11 ноябрь»  зур ташламалар һәм эре онлайн-мәйданчыкларның махсус тәкъдимнәре аркасында популяр вакыйгага әверелә. Әмма файда белән беррәттән кулланучылар хокукларын бозу куркынычы да бар. Акция чорында сатып алулар алдыннан менә мөһим тәкъдимнәр:

Шартларны өйрәнегез. Акция һәм кире кайтару кагыйдәләре белән танышыгыз. Товарларның категорияләре һәм минималь заказ буенча чикләүләрне төгәлләштерегез.

Тэги: кулланучылар хокукы

7
ноябрь, 2025 ел
җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре  «Х.e» кибетендә балигъ булмаган балага алкоголь продукциясе сату фактын ачыклаганнар. Алкоголь продукциясенең гомуми күләме 1,55 литр тәшкил иткән.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы - 10-16 ноябрьдә, ә сыйфат көне 13 ноябрьдә узачак.

Сыйфат көне девизы: Россия — сыйфат билгесе булган ил.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге 2025 елның 13 һәм 14 ноябрендә 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Бөтендөнья сыйфат атналыгына һәм кулланучылар хокукларын яклауга багышланган мәсьәләләр буенча «кайнар линия» үткәрә.  

Тэги: Бөтендөнья сыйфат көне

Max - VK компаниясе тарафыннан эшләнгән заманча Россия мессенджеры, ул уңайлы аралашу һәм дәүләт сервисларын интеграцияләү өчен билгеләнгән. 2025 елның ноябрендә аралашу чикләрен киңәйтеп, БДБ илләре халкы тарафыннан мессенджерны куллану мөмкин булды.

Тэги: МАХ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International