ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүгенге заман кешесенең тормышын элемтә чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Кичә генә купшылык чарасы булып саналган телефон бик мөһим ихтыяҗга әверелде.  Әмма сатып алынган кәрәзле телефоннарда еш кына төрле җитешсезлекләр барлыкка килә, ул исә кулланучыларга бәйле бәхәсләрнең сәбәпчесенә әверелә. Кулланучылар, төрле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә.

Кулланучылар мөрәҗәгатьләренең сәбәпләре барысы өчен дә уртак:

- гарантия срогы дәвамында төрле җитешсезлекләрнең барлыкка килүе;

- җитешсезлекләрнең күп тапкырлар чагылышы;     

- функцияләрнең үз вазыйфасын үтәмәве;     

- заряд җыю җайланмасының төзек булмавы;     

- аккумулятор зарядының тиз бетүе;

- товар турында тулы мәгълүматның бирелмәве;  

- техник документациядә күрсәтелгән параметрларның чынлыкка туры килмәве;  

- кулланучы ризалыгыннан башка ремонт үткәрү;  

- гарантия ремонтын уздыруның озакка сузылган вакытлары (ике айдан алып алты айга кадәр);

- кибетләрдә телефоннарны алмаштырып тору фондының булмавы;  

- начар ишетелү;   

- гарантия ремонты өчен түләү таләп итү.

Ләкин шикаятьләрнең холкы да, шикаятьләр саны буенча лидерлар да үзгәреп тора. Әгәр элек дәгъваларны кабул итүдән баш тартуга, гарантия ремонтын ясаудан баш тартуга, ремонт чорында куллану өчен башка телефон бирүдән баш тартуга, кулланучыларның белеме булмауга һәм персоналның квалификациясе җитмәүгә бәйле шикаятьләр күп булса, хәзер андый шикаятьләр шактый кимеде. Соңгы вакытта кулланучының гаебен тану тенденциясе барлыкка килде. Шул ук вакытта гарантия (бушлай) ремонтын ясаудан баш тарту яки сыйфатсыз товарны алмаштырудан баш тарту өчен "ведомство эчендәге" сервис үзәгенең экспертиза бәяләмәсе нигез булып хезмәт итә. Мисал өчен, "Телефон корпусы эчендә коррозия булу", "Эксплуатацияләү шартларын бозу" яки "Тышкы сәбәпләр аркасында механик зыян килү" һ.б. Кулланучылар, сервис үзәкләре бәяләмәләре белән килешмәгән очракта, товарларга Бәйсез экспертиза үзәкләрендә бәйсез экспертиза үткәрә ала. Бу хәл әлеге мәсьәләләрне кулланучылар файдасына хәл итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә, товар сатучы, җитештерү дефекты ачыкланганда, кулланучыга бәйсез экспертиза үткәрүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләргә тиеш булачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан уздырылган контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы шәһәре, 14/06А адресы буенча шәхси эшкуар В.В.Тарасовның "Грильбург" кафесында, Яр Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 47 йорт адресында урнашкан шәхси эшкуар А.Н.Игнатовның "Бавария" сыраны агызып сату бүлегендә, Яр Чаллы шәһәре, "Горбольница" тукталышы буенча шәхси эшкуар Р.Р.Галиуллина кибетендә, Яр Чаллы шәһәре, Яшь ленинчылар бульвары, 5А йорт адресы буенча шәхси эшкуар А.Ю.Фоминның "BEER LIFE" кибетендә, Яр Чаллы шәһәре, 5/02 адресында урнашкан шәхси эшкуар А.В.Яруллинның "Бавария" кибетендә, Яр Чаллы шәһәре, Камаз-мастер командасы урамы, 6 йорт адресы буенча шәхси эшкуар А.В.Кошкинның "Гараж" барында, Яр Чаллы шәһәре, 41/03 адресы буенча шәхси эшкуар М.И.Рябинкин кибетендә алкоголь продукциясен (сыраны) алкоголь продукциясен исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозып сату фактлары ачыкланды. Барлыгы 267,7 литр күләмендә алкогольле продукция алынды. Законсыз сыра сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килде. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен аларны җиткерүчеләргә акчалата бүләкләү түләнәчәк. Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерү эше алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге белгече белән берлектә, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныфларда укучылар өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.  

Мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТБ эшчәнлеге турында сөйләделәр. Әлеге структураларның үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәгәндә үзара даими элемтәдә торулары билгеләп үтелде. Бирелгән вакыт аралыгында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезләмәләре каралды, "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Моннан тыш, укучыларга республикада ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронатлыгында үткәрелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиада турында да мәгълүмат бирелде. "Коррупциягә каршы көрәш турында" федераль закон нормаларын карап тикшерүгә аерым тукталдылар. Хәзер балаларның барысында да компьютер, ноутбук, планшет, смартфон бар, әлеге җайланмаларны алар "су кебек эчә". Шуңа күрә дә балаларны техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Шуңа бәйле рәвештә, техник яктан катлаулы товарларның яңартылган Исемлеге һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе каралды. Чара ахырында укучыларга гаджетлар сатып алганда әти-әниләренә булышырга тәкъдим ителде, чөнки өлкәннәр заманча продуктларны үзләштерүдә еш кына балалардан калыша. Укучыларга төрле буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.


27
апрель, 2019 ел
шимбә

27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Иске Шигали авылы янында агачлар утыртты. Яңа урманнар республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Казан янында акция Биектау районының Дачный поселогы, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка поселогы янында узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы быел барлыгы 2,8 млн данә агач үсентесе әзерләгән.  


26
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән ай саен уздырыла торган хисап киңәшмәсе узды. 2019 елның март аенда алкоголь базарындагы торышны тикшерүдә тоту буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш йомгаклары турында доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең координацияләү һәм эчке базарны үстерү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина 2019 елның I кварталында гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең торышы турында чыгыш ясады.

2019 елның 24 апрелендә Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Венета авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Арча районы хакимияте вәкилләре катнашында гражданнар кабул ителде. Кабул итү район хакимияте белән берлектә гамәлгә ашырылды, гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендә генә түгел, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, юллар, автобус тукталышлары һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләре дә каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы сорауларга территориаль орган башлыгы тулы җаваплар бирде. Кулланучының белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен, чарада катнашучыларга тиешле буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә җитештерелгән, республиканың сәүдә объектларында сатыла торган коньякларга дегустация үткәрелде. Дегустацияләү комиссиясе әгъзалары биш еллык коньякларның 13 үрнәген бәяләде, алардан берсе – республикада, ун үрнәк – Россиядә һәм ике үрнәк Әрмәнстан Республикасында җитештерелгән. Дегустациягә куелган продукциянең ваклап сату бәясе 0,5 литры өчен 410-730 сум тәшкил итә. Дегустация үрнәкләре Казан шәһәрендәге сәүдә челтәреннән сатып алынган. Дегустацияләү чарасында "Татэкспертцентр" ДБУ, "Премьер" ҖЧҖ вәкилләре, сәүдә вәкилләре, "Татспиртпром" АҖ вәкилләре катнашты. Дегустацияләү комиссиясе әгъзаларыннан иң югары баллы бәяләрне түбәндәге коньяклар алды: "Киновский" (Мәскәү ш.) – 9,16 балл; "Пять звездочек" (Дагыстан Республикасы) – 9,07 балл; "Людовик" (Казан ш.) – 9,04 балл; "Золотая выдержка" (Ставрополь ш.) – 9,04 балл.

Россия базарында турфирмалар көннән-көн арта бара, ләкин ни кызганыч, аларның кайберләре бер көнлек оешма гына булып һәм гражданнар сатып алган турлар тормышка ашмаган очраклар да булгалый. Иң яхшысы, кеше бу хакта – өенә кайткач, ә иң начары аэропортта гына белеп ала. Түбән Камада дистәләрчә кеше курорт юлламалары өчен акча түләп, туристлык агентлыгы хуҗабикәсе булган шәхси эшкуар гамәлләреннән зыян күргән. Барысы да диңгез ярында ял итәргә ниятләгән булган. 2018 елның 13 августында Түбән Камада яшәүче Б. ханым да туристлык продуктын сатып алу турында турфирма белән шартнамә төзегән, аның бәясе 97 000 сумга төшкән. Шартнамә буенча тур агенты туристлык сәфәрен кылу өчен броньга кую, түләү, кирәкле юл документларын (бер урыннан икенче урынга бару документлары, туристлык ваучеры, шулай ук башка төр документлар) алу һәм клиентка тапшыру йөкләмәсен үз өстенә ала. Шартнамә буенча тур агентлыгы Төркиягә (Алания) барган өчен тур операторыннан сәфәрне броньга кую, Түбән Кама-Анталья маршурты буенча ике турист өчен бару-кайту өчен авиабилетларны броньлау йөкләмәсен алган булган. Шартнамә шартлары нигезендә тур бәясе кулланучы тарафыннан вакытында һәм тулы күләмендә шартнамә имзаланган көнне түләнгән. Гражданлык кодексы буенча, йөкләмәләр йөкләмә шартлары һәм закон, башка төр норматив актларның таләпләренә ярашлы рәвештә үтәлергә тиеш, әмма ләкин кулланучыга төп хезмәтләр күрсәтелмәгән. Шәхси эшкуар чит илгә очарга берничә көн кала туристка билгесез сәбәпләр аркасында тур операторыннан тур продуктына броньне рәсмиләштермәгәнлеге турында хәбәр итә, ул чакта кулланучы эшләрне башкаручыга шартнамәне өзү һәм акчаны кайтару таләбе белән мөрәҗәгать итә. Түбән Камада яшәүче ханым инде көтәрлек нәрсә калмагач һәм тиешле вакыт узуын да аңлагач, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә, шуннан соң белгечләр тарафыннан туристлык хезмәтләрен күрсәтү шартнамәсе буенча һәм туристлык продуктын сату турында шартнамә шартларын үтәмәүгә бәйле рәвештә әхлакый зыянны компенсацияләү турында дәгъва гаризасы төзелә. Төзелгән шартнамә кулланучыга туристлык хезмәтләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән, шуңа бәйле рәвештә, якларның хокукый мөнәсәбәтләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы нормалары белән җайга салына. Җаваплы як утырышка килмәде, суд утырышын кичектерү турында сорамаган. Мондый шартларда, РФ Гражданлык процессуаль кодексы нигезендә, суд эшне җаваплы як катнашыннан башка, читтән торып суд эшен башкару тәртибендә карауны мөмкин хәл, дип санады. Дәгъва белдерүче як суд утырышында дәгъваи таләпләрен тулы күләмендә хуплады. Суд тикшерүе барышында Түбән Кама суд районы буенча суд участогының җәмәгать судьясы фикеренчә, дәгъва белдерүче ханым шартнамә өзүгә булган хокукыннан файдаланган һәм шуңа күрә дә җаваплы якка дәгъвачыга түләгән суммасын кайтару, 10000 сум күләмендә әхлакый зыянны каплау, кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндермәгән өчен штраф түләттерү турында карар чыгарды. Бүгенге көндә суд карары үз көченә кергән, ләкин тагын бер проблема килеп чыга: җаваплы яктан сумманы ничек алырга? Түбән Камадагы фирма бүгенге көндә инде ябылган, шәхси эшкуарга карата "Мошенниклык" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, аның кайда булуы мәгълүм түгел. Моңа охшаш хәлгә тарымас һәм намуссыз агентлардан имин булу өчен, киңәш итәбез: билгеле булмаган турфирмалардан юлламалар сатып алмагыз; имзалар алдыннан шартнамәне игътибар белән укыгыз. Язылган барлык нечкәлекләргә дә игътибар итегез. Тур агентлыгының кайсы туроператор белән эшләвен тәгаенләгез, шулай ук әлеге туроператорның Бердәм федераль реестрга кертелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклагыз.

2019 елның 24 апрелендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындагы хәлне җайга салу буенча координацияләү советы утырышы булды. Киңәшмәдә алкоголь базарының торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды: 2019 елның 1 нче кварталында һәм март аенда алкогольле продукцияне сату турында, контрольлек эшчәнлегенең нәтиҗәләре, "Халык контроле"нә килгән заявкаларны карау, алкоголь продукциясен китертү, штрафлар буенча түләнергә тиешле түләүләр һ.б. турында фикер алыштылар. Барлык мәсьәләләр дә комиссия рәисенең контроленә алынды.

2019 елның 22 апрелендә Балык Бистәсе районында район башлыгы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Любовь Шакирова чыгыш ясады. Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү максатларында 2019 елның 3 аенда Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан Балык Бистәсе районында 6 контрольлек чарасы уздырылган, алар нәтиҗәсендә алкогольле продукция һәм спирткатнашмалы сыеклык әйләнеше өлкәсендә закон бозылуга юл куйган 3 хуҗалык итүче субъект ачыкланган, алар алкоголь продукциясен читкә чыгарып һәм яраклылык срогы узган сыра саткан. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 4 хокук бозучы ачыкланган булган. Киңәшмә барышында 2019 елның 3 аенда Балык Бистәсе районында алкоголь продукциясен ваклап сату торышына бәяләмә индикаторлары каралды һәм күрсәткечләрне яхшырту чаралары билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International