"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" №6 ярдәмче программасын тормышка ашыруның 2019 елга расланган "юл картасы"н үтәү кысаларында, Лениногорск шәһәренең 11 нче урта гомумбелем мәктәбендә хокукый һәм финанс белеме дәресе уздырылды. Дәресне ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарындагы Әлмәт территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Мурадымова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова белән берлектә уздырды. Танышып чыгу лекциясеннән соң 9-10-11 сыйныфларда укучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча анкета, шулай ук мәктәп укучылары өчен финанс арифметикасы буенча тест уздырылды. Чарада 35 кеше катнашты. Дәрес барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча, шул исәпән Интернет аша товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучыларның хокукларын яклау буенча, актуаль мәсьәләләр яктыртылды. Белгечләр өлкән сыйныфларда белем алучыларның ел саен уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша алу мөмкинлеге турында сөйләде, әлеге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытучы белән элемтәләр булдырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "Докторская" пешерелгән колбасасына кулланучылар дегустациясе уздырылды. Дегустация комиссиясе Татарстан Республикасыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә (Мәскәү, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Мари Иле Республикалары, Пермь крае) төрле җитештерүче предприятиеләрнең колбасаларының сыйфатын бәяләде. Колбасаның бәясе бер килосы өчен 279 сумнан 671 сумга кадәр тәшкил итте. Пешерелгән "Доксторская" колбасасының дегустациягә куелган барлык үрнәкләре дә Татарстан Республикасы сәүдә объектларыннан сатып алынды. Дегустацияне уздыру максаты – кулланучыларның белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, теге яки бу җитештерүчеләрнең пешерелгән "Докторская" колбасасының кулланучы үзлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; шулай ук җитештерүчеләрнең дә, сатучыларның да әлеге өлкәдәге вәзгыятьне үзгәртүгә бәйле уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз колбаса продукциясе белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү. Дегустация комиссиясе пешерелгән 12 төр колбасаны бәяләде, шуларның 6сы Татарстанда җитештерелгән. Колбасаларның барлык үрнәкләре дә башта критерияләрнең тулы бер исемлеге буенча: микробиологик, физик-химик, органолептик, гистологик күрсәткечләр буенча лаборатор тикшеренүләр узды.
Дегустацияләү нәтиҗәләре түбәндәрәк китерелде:
|
"Докторская" (ГОСТ Р 52196-2011 24.04.2019) пешерелгән колбасасын дегустацияләү нәтиҗәләре |
||
|
УРЫНЫ |
Үрнәкнең атамасы |
Әзерләүчесе |
|
1 |
"РМ" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"РМ АГРО" ҖЧҖ Юр. адресы: Татарстан Республикасы, Алабуга ш. Җитештерелү адресы: Татарстан Республикасы, Мамадыш ш. ("РМ" СМ) |
|
2 |
"Атяшево" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Атяшевский" ИҖК" ҖЧҖ. Юр. адресы: Мордовия Республикасы, Атяшевский районы, Атяшево эш. пос. Җитештерелү адресы: Мордовия Республикасы, Торбеевский районы, Торбеево эш. пос. ("Атяшево" СМ) |
|
3 |
"Дымов" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Дымов колбаса производствосы" ҖЧҖ Россия, Мәскәү ш. ("Дымов" СМ) |
|
4 |
"Фабрика качества" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Фабрика качества ҖК" ҖЧҖ, Россия, Самара өлкәсе, Тольятти ш. |
|
5 |
"Йола" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Йошкар-Ола ит комбинаты" ЯАҖ, Мари Иле Республикасы, Йошкар-Ола ш. ("Йола" СМ) |
|
6 |
"Сосновоборская" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Камский" АСК" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш. ("Сосновоборская" СМ) |
|
7 |
"Елабужский м/к" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Алабуга ит консервлау комбинаты" АҖ, Татарстан Республикасы, Алабуга ш., "Алабуга" сәнәгать мәйданчыгы территориясе |
|
8 |
"Челны-Мясо" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Челны-Мясо" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Комсомолец поселогы |
|
9 |
"ВЕЛКОМ" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Павловская Слобода" ит комбинаты" ҖЧҖ, Мәскәү өлкәсе, Истринский районы, Павловская Слобода ав. ("ВЕЛКОМ" СМ) |
|
10 |
"Фермерские угодья" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Оптовик" ҖЧҖ. Юр. адресы: Татарстан Республикасы, Алабуга ш. Җитештерелү адресы: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге ("Фермерские угодья" СМ) |
|
11 |
"Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Великолукский мясокомбинат" ААҖ, Россия, Псков өлкәсе, Великие Луки ш. |
|
12 |
"Гостинская" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе |
"Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ (Яшел Үзән филиалы). Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы. Фактик адресы: Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Осиново ав. |
Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнар кабул ителде, әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашты. Чарада Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәммәтҗанов һәм Мәҗбүри медицина иминияте белгечләре катнашты. Кабул итүгә килгән гражданнарны сатып алынган товарларның сыйфатына, товарларны кайтару срокларына, кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарларга бәйле мәсьәләләр кызыксындыра иде; киләсе көндә яраклылык срогы узган товар сатылган очракта нишләргә, дигән сорау борчыды. Сорауларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде. Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку уздырылды. Катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре турында аңлатылды. Закон нигезләмәләрен аңлату белән берлектә, кызыксындырган сораулар да җиткерелеп торды. Төрле низаглы хәлләргә мисаллар китерелде. Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча безнең төп бурычыбыз – гамәли эш тәҗрибәсен һәм безнең төп коралыбыз – "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын кулланып, намуссыз сатучылар, эш башкаручылар һәм җитештерүчеләр белән бәхәсле хәлләрдә кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауда, брак ясаучылар һәм халтурачылар белән низагларны җиңүдә ярдәм күрсәтү. Чарада катнашучы һәркемгә кулланучы белемен арттыру максатларында файдалы мәгълүматлар һәм бүлек реквизитлары урнаштырылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
Урамнарда җылытты һәм сыра, сыра эчемлекләренә булган сорау шактый артты. Алкоголь сатучылар, табышны югалтырга теләмичә, еш кына Россия һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән алкоголь продукциясен сатудагы чикләүләрне "онытып" җибәрә. Әйтик, 23 апрель көнне, 08 сәгать 15 минутта Яшел Үзән шәһәре территориясендә урнашкан сәүдә павильоннарының берсендә сатучы 0,45 л күләмендәге, катылыгы 4,2% об. булган сыра шешәсен 37 сумнан сатып җибәргән. Югыйсә "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 06 мартындагы 10 номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының 1 пунктында 22 сәгатьтән башлап 10 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендәге ваклап сату объектларында алкоголь продукциясен (сыраны һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, ачытылган бал суын да кертеп) сату тыела, диелгән. Әлеге факт Татарстан Республикасы Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясе сату вакытын чикләүләрнең үтәлешенә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында уздырыла торган күзәтү барышында ачыкланды. Территориаль органның вазыйфаи заты тарафыннан павильон хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылды, административ тикшерү билгеләнде.
Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районының Югары Аты башлангыч мәктәбендә халыкның кулланучы белеме дәрәҗәсен арттыруга багышланган чара уздырды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укучылар һәм аларның ата-аналары, балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече ведомствоның бурычлары һәм функцияләре турында, кайсы очракларда товарны кибеткә кайтарып бирүнең мөмкин булуы, дәгъва хатын ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге, товар хакы бәялектә күрсәтелгәннәргә туры килмәгәндә, почта аша брак товар килгәндә, чәчтарашта сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә нишләргә кирәклеге һ.б. турында сөйләде. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Ул шулай ук чарада катнашучыларның ваклап сатуга, җәмәгать туклануына кагылышлы күп санлы сорауларына да җавап бирде. Шулай ук, әкиятләрдән файдаланып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфларда укучылар белән аерым әңгәмә дә уздырылды. Чарада катнашучыларның барысы да чара барышында алынган белемнәр багажы өчен территориаль орган хезмәткәренә рәхмәт белдерде һәм үзе белән белемнәрне генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы чагылдырган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасын да алып китте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан уздырылган контрольлек чаралары кысаларында Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектында урнашкан "Пенная коллекция" кибетендә алкоголь продукциясен (сыраны) аларны җитештерүнең һәм стауның легальлеген раслаучы товар документларыннан башка, шулай ук БДАМС системасында теркәмичә сату факты ачыкланды. Сатудан 49,5 литр сыра алынды. Законсыз сыра сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килде. Расланган мөрәҗәгать өчен аны җибәрүчегә акчалата бүләкләү биреләчәк. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.
2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган биш еллык коньякларга дегустация ясалачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Чистай шәһәрендә яшәүчеләргә өйдә эшләнгән спирткатнашмалы сыекчаны законсыз сатуның ике фактын ачыклады. Әлеге фактларны тикшерү өчен уздырылган сатып алулар барышында ачыклау мөмкин булды. Эш материалларыннан күренгәнчә, көмешкә хокук бозучылар тарафыннан 0,5 литры өчен 100 сумнан сатылган. Уздырылган тикшерүләр барышында гомумән алганда гражданнардан 35 литрдан артык көмешкә алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Нурлат ЭЭБ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС системасына гражданинның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Нурлат шәһәренең Дружба урамында урнашкан "Минимаркет" кибетенә бардылар. Контрольлек чаралары барышында яраклылык срогы узган 20 литр күләмендә сыра продукциясе ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә гомуми 1560 сумлык әлеге продукция сатудан алынды. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан "Докторская" колбасасына кулланучылар дегустациясе уздырылачак. Дегустация барышында Татарстан Республикасыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә (Мәскәү, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Мари Иле Республикалары, Пермь крае) төрле җитештерүче-предприятиеләрнең колбасаларының сыйфаты бәяләнәчәк. Колбасаның бәясе бер килосы өчен 279 сумнан 671 сумга кадәр тәшкил итте. Пешерелгән "Докторская" колбасасының дегустациягә куелган барлык үрнәкләре дә Татарстан Республикасы сәүдә объектларыннан сатып алынды. Дегустацияне уздыру максаты – кулланучыларның белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, теге яки бу җитештерүчеләрнең пешерелгән "Докторская" колбасасының кулланучы үзлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; шулай ук җитештерүчеләрнең дә, сатучыларның да әлеге өлкәдәге вәзгыятьне үзгәртүгә бәйле уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз колбаса продукциясе белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү. Колбасаларның барлык үрнәкләре дә башта критерияләрнең тулы бер исемлеге: микробиологик, физик-химик, органолептик, гистологик күрсәткечләр буенча лаборатор тикшеренүләр узды. Базарда сатыла торган колбасалар куркынычсызмы? Ярлыкта күрсәтелгән состав чынбарлыкка туры киләме? Кайсы җитештерүче иң яхшы "Докторская" колбасасын чыгара? Моны, чыннан да, "доктор язганмы"? Кулланучылар дегустациясендә шушы һәм башка сорауларга җавап биреләчәк. Үрнәкләрне ит продукциясе экспертларыннан, азык-төлек лабораторияләре, контроль-күзәтчелек органнары, сәүдә челтәрләре вәкилләреннән, ит предприятиеләре технологларыннан, ММЧ вәкилләреннән торучы компетентлы комиссия бәяләячәк.