ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Апас үзәк район китапханәсендә күп еллардан бирле "Сүнмәс дәрт" дигән клуб эшләп килә. Клубта катнашучылар өчен файдалы очрашулар һәм чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. Очрашуда пенсия фонды, социаль яклау, мәгариф бүлеге каршындагы психологик ярдәм бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашты. Очрашу барышында пенсия реформасы, пенсияне яңадан исәпләтү, компенсация түләүләренең күләмнәре кебек актуаль темалар турында сөйләшү булды. Көндәлек ыгы-зыгылы тормышта мөһимлеге буенча актуальлеген җуймаган кулланучыларның хокукларын яклау темасы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгече – эксперт Г.Н.Абдрахманова чыгыш ясады. Өлкән буын кулланучылар сыйфатсыз азык-төлек товарларын кайтарып бирү шартлары, сыйфатсыз техник катлаулы товарларны кайтарганда нәрсәләрне белеп тору кирәклеге, бүләк сертификатын акчага әйләндерү шартлары турында кызыксынды. Очрашу дустанә шартларда узды, ә тыңлаучылар темалар турында фикер алышуда актив катнашты.

Чараны уздыру барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары таратылды: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы.

Җирле үзидарә органнарын кулланучыларның хокукларын яклау эшенә җәлеп итүне активлаштыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Индира Низамова белән берлектә, Баулы шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өчен таныштыру дәресен уздырды. Дәрес барышында белгечләр балалар да, өлкәннәр дә белеп торырга тиешле кулланучыларның хокуклары турында сөйләде.  Аларның барысына да Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төрле темаларга эшләнгән белешмәлек-буклетлар таратылды.

Әлеге мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән укытучылар өчен дә очрашу узды, анда өлкән сыйныф укучыларының 2019 елда кулланучыларның хокукларын яклау буенча Республика олимпиадасында катнашуына кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.

"Әйе, мин кулланучы!" – Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә 2А сыйныфында укучы бала сорауга шулай дип җавап бирде. Чаллы территориаль органы белгечләре иң нәни, ләкин бик актив кулланучылар белән очрашу уздырды. Икенче сыйныфта укучы балалар белән очрашу "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"нә багышланды.

Очрашу "Кем ул кулланучы?", "Сез кулланучымы?" билгеләмәләреннән башланып китте.  Ир баланың җавабы: "Әйе, мин кулланучы! Мин әнигә сөт алырга булышам", – дип яңгырады горур рәвештә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре укучыларга "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру турында сөйләде. 2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең шигаре: "Trusted Smart Products" – Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" – сыйныфтагыларны аеруча җанландырып җибәрде. Балалар смарт-җайланмалардан бик актив файдалана, болар – сәгать, телефон, планшет, телевизор.

Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьяларын, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Алар өчен: "Телефон артык кызса, нишләргә?", "Сыйфатсыз товар алсаң, акчаны ничек кайтарырга?" кебек сорауларның җавабы кызыклы иде.

Укучыларның барысы да кулланучыларның хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат урнаштырылган буклетлар алды.

Азнакай шәһәрендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык кабул ителде. Территориаль бүлек башлыгы урынбасары И.Г.Дружков, бүлекнең баш белгеч-эксперты Р.Ф.Хәсәншина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.Р.Мурзина гражданнарны кабул итте һәм консультацияләде. Кулланучыларга РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Асылда, сатучыларга дәгъва белән мөрәҗәгать итү, шулай ук, судка кадәрге мөрәҗәгатьләр канәгатьләндерелмәгәндә, судка шикаять белән мөрәҗәгать итү тәртибе каралды.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д.Яппарова ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгенә килүчеләр белән традицион очрашу уздырды. Очрашу вакытында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуы, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында таләпләр аңлатылды. Бирелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, беренче ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материаллар таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультацияләү пункты оештырылды һәм үткәрелде.

Чара кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм сеңдерү максатында, кулланучылар базарында низаглы хәлләр барлыкка килүдән саклау, ә алар барлыкка килгәндә мәсьәләне законнарга ярашлы итеп хәл итү йөзеннән оештырылды.

Чара барышында халыктан сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларның бозылуы турында; яраклылык вакыты узган товарларны сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында; товарның сыйфатына тикшерүнең нинди срок дәвамында уздырылуы турында һ.б. сораулар бирелде. Шулай ук ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Катнашучыларның барысына да "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, кулланучылар өчен файдалы киңәшләр белән брошюралар һәм буклетлар тапшырылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт узгач ул квитанция алган, анда узган ай өчен түләнергә тиешле әҗәт өстәп язылган булган. Клиентның квитанцияне югалткан булуына бәйле рәвештә алдан түләгәнлекне раслауда кыенлыклар килеп туган.

Мобиль телефоны счетына акчаны банкомат аша салучылар да шундый ук хәлдә калырга мөмкин.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хәбәр итә:

Әгәр дә сез элеккегечә квитанцияләрегезне интернеттан түгел, ә почта бүлегендә яки банк аша түлисез икән, әлеге түләү кәгазьләрен, түләгәнлекне раслауга бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен, берникадәр вакыт дәвамында сакларга кирәк булачак. Сакланган түләүләр кайсы очракларда кирәк булырга мөмкин? Әгәр сезнең түләү узмаса яки хаталар – төгәл булмаган белешмәләр белән узса. Мондый очракларда квитанцияләр сезгә алга таба башкарылган түләүләрдә ялгышмаска һәм коммуналь хезмәтләргә бернинди дә түләячәк әҗәтләрнең булмавын расларга яисә Сездән акчаның китүе, ләкин төгәл булмаган белешмәләр белән икәнлеген дәлилләргә булышачак. Квитанцияләрне күпме сакларга кирәк? Квитанцияләрне саклауга бәйле конкрет чор закон дәрәҗәсендә билгеләнмәгән. Ләкин РФ Гражданлык кодексында (196 статья) дәгъва белдерү срогы – судка мөрәҗәгать итәргә һәм сезнең тарафтан түләүнең гамәлгә ашырылганлыгы турында дәлилләргә мөмкин булган срок дигән төшенчә бар. Ул 3 ел тәшкил итә. Ягъни түләү кәгазьләрен сакларга кирәкле минималь вакыт 3 ел тәшкил итә, судлар еш кына аннан күбрәк вакыт узгач та дәгъваларны кабул итә һәм суд карары өчен сезнең шартлар җитәрлек булырга мөмкин.

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре кулланучылар базарында катнашучылар арасында чаралар уздыра.

2019 елның 19 мартында Әтнә районының Зур Әтнә авылындагы сәүдә комплексында шәхси эшкуар В.А.Ленингның "Билайн" кәрәзле элемтә салонында ТР буенча Роспотребнадзор  идарәсенең ТБ белән берлектә кулланучылар һәм сатучылар өчен чара уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Кулланучыларның хокукларын яклау көне барлыкка килүнең тарихы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфалары һәм бурычлары турында сөйләде. Очрашу вакытында бирегә килүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Семинарда сатып алучы сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алмаштыру яки кайтару турында таләп иткәндә конкрет хәлләр һәм сатучыларның гамәлләре каралды, хуҗалык итүче субъектларга планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздырылганда якларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирелде. 

Кулланучыларга үзләренең кулланучы хокукларын ничек итеп дөрес һәм цивилизацияле тормышка ашырырга кирәклеге турында аңлатылды. Дәгъваны һәм (яки) судка шикаятьне ничек итеп дөрес һәм грамоталы әзерләргә кирәклеге турында аңлатылды. Кулланучылар, үз чиратында, кесә телефонын, планшетны, телефон гарнитурын товарда җитешсезлекләр ачыклану сәбәпле кайтарып бирү, ремонтлау сроклары, начар кәрәзле элемтә турында сораулар яудырды.

Чара барышында мәгълүмат материаллары таратылды.

 

Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТБ, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ хезмәткәрләре белән берлектә, Алабуга муниципаль районы авыл торак пунктларында (Морт, Танай, Олы Шүрнәк авыл җирлекләре) урнашкан урта белем бирү мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда укучылар арасында сыйныфтан тыш дәресләр уздырылды, аларда "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре белән узган Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне турында сөйләделәр.

Өлкән сыйныфларда укучы балаларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырдылар, балалар кулланучыларның хокуклары турында һәм үз хокукларыңны яклау өчен кайсы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белде. 

Очрашу азагында "Кулланучы, үз хокукларыңны якла!" исемендә эшлекле уен уздырылды. Катнашучыларның барысына да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдә булган законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмат белешмәлекләре таратылды.

2019 елның 18 мартында Кукмара районының Күкшел авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдертдинов катнашында урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Гражданнар кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку да уздырылды.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.  

Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International