2019 елның 18 мартында, Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә Чаллы шәһәренең "Арзан" сәүдә үзәгендәге эшкуарлар һәм кулланучылар янына бардылар. Очрашу барышында профилактика чарасы – консультацияләү өстәле оештырылды, анда кулланучы базарына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
Бүген цифрлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең һәм товарларның холкын үзгәртте. Кулланучы базары үсешендә җәмгыятьне цифрлаштыру, хезмәт күрсәтүләргә һәм товарларга онлайн түләү культурасының барлыкка килүе, ТКХ, мобиль элемтә һәм интернет хезмәтләре өчен автомат рәвештә түләүләрне көйләү төп тренд булып тора. Очрашу барышында яшь кулланучылар белән нәкъ әлеге тема хакында фикер алышынды. Шулай ук товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре турында да сүз булды.
Букча замогындагы тоткычның сынуы завод брагы булып санала аламы, сыйфаты тиешле булган оек-оекбаш товарлары алмаштырылырга яки кайтарып бирелергә тиешлеме, кисеп сатылган яки завод төргәгендә сатылган өстәл җәймәләре кайтарыла аламы, эшкуарларга һәм кулланучыларга бүлек белгечләре әнә шундый четрекле һәм борчыган сорауларга җавап бирергә тырышты.
Кулланучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп пунктлары, асылда сыйфатлы мебель комплектын кайтарып бирү мөмкинлегенең булмавы турында аңлатылды.
Очрашу уздыру кысаларында "Управдом" һәм "ДНС" кибетләрендә кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләренә кагыла торган актуаль темаларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды: "Сыйфатлы товарларны алмаштыруга һәм кайтарып бирүгә кулланучының хокукы", "Үрнәкләр буенча товарлар сату", "Интернет-сатып алулар" һәм башкалар. Халык белән очрашулар барышында буклетлар тарату үзенә күрә нәтиҗәле мәгъүмати-аңлату эше булып тора. Белешмәлекләрдәге мәгълүматларның юнәлеше кыска, бу исә кулланучыга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә үзен борчыган сорауга тиз арада җавап табарга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Сәүдә үзәге хакимияте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләренә шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты "Минем шәҗәрә" конкурсларын: "Минем шәҗәрә" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләре конкурсын һәм "Минем шәҗәрә" республика генеалогик тикшеренүләр конкурсын уздыра.
Конкурсларның максаты – гаилә кыйммәтләренә булышлык күрсәтү һәм теләктәшлек белдерү, балаларда һәм яшьләрдә үз гаиләсенең тарихын белүгә кызыксыну уяту, гаилә шәҗәрәләренә бәйле традицияләрне торгызу.
Конкурсларның бурычлары – гаилә тарихының ил һәм туган төбәк тарихына мөнәсәбәтен өйрәнү нигезендә балаларны һәм яшьләрне патриот итеп тәрбияләүгә булышу; гаилә традицияләрен һәм буыннар арасындагы багланышларны ныгытуга булышу; тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренә бәйле гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү; архив материаллары белән эшләү, тарих, туган төбәк турында һәм сәнгать әсәрләрен укуга җәлеп итү.
Конкурсларны уздыру турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында "Эшчәнлек" бүлегенең "Грантлар, архив конкурслары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан 8 нче сыйныфта укучы балалар өчен кулланучы дәресе уздырылды.
Белгечләр "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне" барлыкка килү тарихы турында, кулланучының төп сигез хокукы турында сөйләде. Мәктәп укучыларына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезәләрен аңлаттылар, сыйфатсыз товарлар сатып алганда барлыкка килә торган низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе турында, көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларны сату, башкарылган эшләрнең җитешсезлекләрен ачыклау үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Товарлар сатуның дистанцион ысулы хәзерге вакытта бөтен дөнья буйлап бизнеста иң алгарышлы үсеш алучы һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора. Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясы, РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары белән расланган Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре белән таныштырдылар. Әңгәмә җанлы рухта узды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы турында фикер алышканда ачыкланганча, укучылар үзләре дә кием-салымны, аяк киемнәрен, товарларны интернет-кибетләрдән сатып ала икән. Шуңа күрә дә: "Товардан баш тарту чоры кайсы көннән исәпләнә башлый?" – дигән сорау актуаль булды. Балаларга "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча уздырыла торган республика олимпиадасы турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашу азагында территориаль орган белгечләре актуаль темалар буенча кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратты.
Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу поселогының "Радуга" кибет-пекарнясында шәхси эшкуар И.Р.Гыймаевның хуҗалык итүче субъекты хезмәткәрләре өчен семинар узды. Чара ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева тарафыннан Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге башлыгы Г.Г.Габдрахманова белән берлектә уздырылды.
Эшкуарның төп эшчәнлеге икмәк-кабартма һәм макарон эшләнмәләре җитештерүдән гыйбарәт. Күп еллар дәвамында җирле җитештерүче буларак, ул күп кенә мәктәпләрне, районның мәктәпкәчә һәм медицина учреждениеләрен икмәк-кабартма продукциясе белән тәэмин итә. "Гыймаев икмәге" районда гына түгел, ә күрше Октябрьскида да атаклы һәм зур сорау белән файдалана.
"Ипи пешерү җиңел эш түгел, – дип сөйли Г.М.Гыймаев, – ул гаугалануны кичерми. Ипи пешерү эшенә тынычлап, ачык күңел белән керешергә кирәк. Ул чакта нәтиҗәсе дә яхшы булачак, эше дә алга китәчәк. Безнең эштә төгәллек бик мөһим: рецептураны, температура режимын, технологик процессны сакларга кирәк, югыйсә кирәк булганча килеп чыкмаячак. Әгәр продукцияне мичтә күбрәк яки азрак тотсаң, батоннар шундый тәмле һәм күпереп тора торган булмаячак", – ди эшкуар.
Яшел Үзән шәһәренең "7 дней" кибетләре челтәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашында "Яшел Үзән икмәк комбинаты" ЯАҖ, "Кондитерское ателье" ҖЧҖ җитештерелгән яңа икмәк-кабартма ризыкларына дегустация уздырылды. Дегустация "Ирма" ҖЧҖ №3, "Март" ҖЧҖ №1 кибетләрендә узды. "7 дней" кибетләре челтәрендә мондый чараларны үткәрү инде традициягә әверелде. Кулланучылар хөкеменә җиде атамалы ризык тәкъдим ителде: "Маисовый" икмәге, кетердәп торучы "Шотландские" ипие, "Чизкейк" торты, "Лимонлы-эремчекле пай" пирожные, чүпрәсез "Трапезный" икмәге, "Актипан" ипие. Кулланучылар чүпрәсез "Трапезный" икмәге белән кызыксынды, аның составына борчак сүсе, салат куасы белән бодай оны, фермент препаратлары керә, шуның нәтиҗәсендә камыр әчетелә. Яңа продукция – 600 гр авырлыгындагы "Чизкейк" торты күрсәтелде – татлы комсыл камыр эченә йомшак эремчелек-сырлы эчлек кыстырылган. Дегустация барышында әлеге продукция шәһәр халкында зур кызыксыну уятты. "Яшел Үзән икмәк комбинаты" ЯАҖ маркетинг һәм реклама буенча менеджеры Екатерина Скрябина шәһәр халкына һәм районда яшәүчеләргә күрсәтелгән продукция һәм аның дәвалау үзлекләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар дегустация турында үзләренең фикерләрен белдерә алдылар. Тәкъдим ителгән ризыкны тәме буенча татып карап, кулланучылар аны сатып та ала алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре тарафыннан чара барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары таратылды: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә пенсионерлар һәм инвалидлар белән әңгәмә уздырды.
Сөйләшү барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләнде. Сыйфатсыз товарны кайтару, алмаштыру тәртибе турында, товарга гарантияле ремонт ясау һәм аның сыйфатын тикшерү сроклары, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки тупланышы буенча туры килмәгән товарны алмаштыру ихтималы турында аңлатып узылды.
Һәр кулланучы грамоталы булырга, үзенең хокукларын яклый белергә тиеш, ә зарурилык очрагында, ул һәрчакта да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ярдәменә өмет итә ала.
Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җавап алды һәм, мондый чаралар ешрак уздырылсын иде, дигән теләк белдерде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре тарафыннан, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белән берлектә, "Миләшкәй", "Аленка", "Магнит" кибетләрендә район халкы өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә багышлап чаралар уздырылды. Алар барышында кулланучылар да, сатучылар да консультация алды. Район халкы сыйфатсыз товар сатып алганда кулланучының хокуклары турында кызыксынды; сыйфатлы, ләкин үлчәме буенча туры килмәгән товарны кайтарып бирүнең сроклары; кулланучыларга кирәкле мәгълүматның составы һәм аны җиткерү ысуллары турында белде. Кулланучылар үзләре биргән сорауларның барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 10, 18, 20, 25 ст. ярашлы нигездә җаваплар алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органында контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темаларга багышланган буклетлар таратты.
Түбән Камада өченче ел рәттән "Гражданлык эше буенча суд процессы" темасына өйрәтү-гамәли интерактив уены уздырыла. 2019 елның 15 мартында Мәскәү гуманитар икътисад университетының Түбән Кама филиалы студентлары, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә, суд тыңлауларын уздырды. Утырышта тыңлаучылар буларак Түбән Камада яшәүчеләр катнашты, аларга кулланучыда кибеттә сатучыга карата дәгъвалар барлыкка килгән очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Суд утырышының темасы бергәләп, чынбарлыкта булган хәл материаллары нигезендә сайланды: дәгъва белдерүче бүлмә ишекләрен сатып алган. Ишекләрне китергәннәр, ләкин аларның берсе алсу, икенчесе соры-яшел төсендә булып чыккан. Дустанә рәвештә әлеге аңлашлымаучанлыкны хәл итеп булмаган, шуңа күрә дә туташ Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр, үз чиратында, дәгъва хатын төзүдә, ә соңыннан судка гариза язуда булышлык күрсәтә. Шулай ук, өченче зат сыйфатында, суд процессында дәүләт органы вәкилләре дә катнаша. Кулланучы эшен җентекләп өйрәнү һәм суд тикшерүе барышында ишекләргә, чыннан да, ике төрле шартнамә буенча заказ бирелүен дәлилләү мөмкин була, ләкин беренчесенең кушымтасында акциядә катнашучы товарның төсе күрсәтелмәгән. Икенче шартнамә кушымтасында ишекнең төсе, шулай ук аны урнаштыра торган ике кыса комплекты, ике ишеккә дә бер төстәге яңаклар булуы күрсәтелгән. Шуның нигезендә беренче ишекнең дә, икенче ишекнең дә китерелгәндә бер үк төстә булырга тиешлеге хакында күзалларга мөмкин.
Мәсьәлә кулланучы файдасына хәл ителде һәм аның нәтиҗәсе: "30 000 сум күләмендә компенсация түләргә!" – җәмәгать суды фемидасы хезмәткәре кулланучыга шундый карар чыгарды. Әлеге суммага штраф күләменең яртысы һәм әхлакый зыян суммасы кертелгән.
Эшлекле уен гамәлдәге процессуаль хокук нормаларына туры китереп уздырылды.
Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Марина Тихонова Апас муниципаль районында урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Район халкы алкоголь базарына кагылышлы сораулар белән дә, кулланучыларның хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итте. Кулланучыларның берсе сатып алганнан соң өч көн узгач тавышланып эшли башлаган сыйфатсыз суыткычны кайтарып бирү срокларына кагылышлы сорау белән мурәҗәгать итте. Шәхси эшкуарларны сыра һәм сыра эчемлекләрен сатып алу өлешендә БДАМС системасында эшләү мәсьәләләре кызыксындыра иде. Җиткерелгән барлык сорауларга да кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкоголь базары өлкәсендә гамәлдәге законнарга туры китереп җавап бирелде.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
Әлмәтнең һәм Лениногорскиның күпфункцияле үзәкләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре А.Н.Зверев һәм Л.В.Мурадымова белән берлектә, бирегә килүчеләр өчен түгәрәк өстәлләр уздырылды.
Кизү тору барышында күпфункцияле үзәк клиентларына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды.
Бирелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, беренче ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материаллар таратылды.